tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирыннан “көмеш” алып кайтты
Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирыннан “көмеш” алып кайтты

Казан мөселманнары Ашхабадта узган Халыкара хоккей турнирыннан “көмеш” алып кайтты

Казан аэропортында “ОРХИС – Казан” командасын тантаналы каршылау чарасы  узды. Әлеге команда уенчылары Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Ашхабадтагы Халыкара хоккей турнирыннан кайтып төште. Ярышлар 15-20нче апрель көннәрендә узды һәм анда төрле илләрдән 10 һәвәскәр команда катнашты: Galkan (Төркмәнстан), Ice Box Iran Mall (Иран), Oman Nationals (Оман), BIHC (Бәһрәйн), Feniks (Үзбәкстан), Volat (Беларусь), Akmola (Казахстан), Dordoi (Кыргызстан), ОРХИС (Россия), Turkiye (Төркия). Татарстан җыелмасын «ОРХИС – Казан» командасы тәкъдим итте, аның составында республика мөселманнары уйнады. ОРХИС – узган ел Казанда оештырылган ислам илләренең хоккей үсеше оешмасы.

Уенчыларны Казан аэропортында журналистлар каршы алды. Спортчылар алар белән турнирдан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм ярыш нәтиҗәләре турында сөйләде. Мәсәлән, ярышларда алар Кыргызстан, Төркия, Белорусия һәм Казахстан командалары белән матчлар уздырды, аларның барысын да ышанычлы итеп җиңде. Финалда алар турнир хуҗалары – төрекмән кардәшләр белән көч сынашты һәм аларга 4:2 исәбе белән җиңүгә юл бирде.

Мөфти Камил хәзрәт журналистлар белән әңгәмә вакытында команданы, сәфәрне һәм тренировкаларны оештыруда ярдәм иткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Магановка рәхмәт белдерде. “ОРХИС – Казан” командасы тренеры Айваз Халиков булды. Камил хәзрәт шулай ук команданың барлык уенчыларына һәм менеджерларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*