tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин Тукайны укыйм” шигъри флешмобында катнашырга чакырабыз!
“Мин Тукайны укыйм” шигъри флешмобында катнашырга чакырабыз!

“Мин Тукайны укыйм” шигъри флешмобында катнашырга чакырабыз!

Кадерле милләттәшләр! Сезне халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Мин Тукайны укыйм” шигъри флешмобында катнашырга чакырабыз!

Катнашу өчен агымдагы елның 26 апрель көнне #МинТукайныУкыйм  #БөтендөньяТатарКонгрессы #ҮзегезнеңТөбәк (татарча) хештеглары белән Г.Тукай шигырен яисә шигырьдән өзекне укыган видеоны Вконтакте челтәренә урнаштырырга кирәк. Флешмоб көн дәвамында барачак. Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала.

Видеоязмалар шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Вконтактедагы официаль битендә https://vk.com/tatarcongress куелып барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*