tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Музей бабайда кунакта
Музей бабайда кунакта

Музей бабайда кунакта

Быелгы ел ватаныбызда “Гаилә елы” дип игълан ителде. Шул ук вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының узган ел ахырында үткән утырышы карары нигезендә 2024 ел татар дөньясы өчен “Шәхесләр елы” дип тә билгеләп үтелә. Милләтебезне дөньякүләм бизәгән олуг затларыбыз бик күп, аларның кайберләре безнең замандашларыбыз. Шуларның берсе – олуг зат, хәзерге вакытта мәрхүм булган Мидхәт Гариф улы Газыймов.

1942 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның  Яңа Чишмә районы Зирекле авылында гаиләдә бишенче бала булып туган Мидхәт Газыймов башта В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткач (1961―1964), тарих факультетына күчеп, читтән торып, 1969 елда укуын тәмамлый. 1986 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетын тәмамлый.  Озак еллар буе үз авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән,  рәсем, сызым, географиядән белем бирә.

1979 елның 1 гыйнварында «Мәктәпне тәмамлаучылар музее»н оештырып, ул музей эшчәнлеге юлына нык адым ясый, 1982 елның 1 сентябрендә музей ачыла. Үз артыннан халыкны ияртә белгән Мидхәт абый эзтабарлык эшенә  мәктәп укучыларын һәм райондашларын актив җәлеп итә. Аларның тырышлыгы белән 4 меңгә якын экспонат туплана. Музейда халык иҗаты һәм көнкүреше әйберләреннән уникаль коллекция җыелган. Хәзерге көндә музейда 2655 төп һәм 325 фонд экспонатлары саклана. Чигүле сөлгеләр, ашъяулыклар, кашага, мендәр тышлары, намазлыклар коллекцияләре музей фондын тәшкил итә. Музейда шулай ук архив материаллары саклана. Мидхәт аганың тырышлыгы белән музейда китапханә булдырылган, аның фондларында 5 меңгә якын китап бар. 1992 елда “Халык иҗаты һәм көнкүреше музее”  республиканың музей челтәренә мөстәкыйль музей учреждениесе буларак кертелә. М.Г.Газыймов 1999 елда мәктәптән китеп, музей белән генә шөгыльләнә: 1992―2017 елларда ― музей директоры, 2017―2019 елларда ― музейның гыйльми хезмәткәре.

Музей эшчәнлеге әлбәттә инде ул – туган як тарихын өйрәнү белән бәйле.  Архив  һәм музей материалларына нигезләнеп, Зирекле авылы тарихына багышлап  дистәләгән документаль китаплар бастыра Мидхәт абый. Алар арасында: «Зиреклем зирәкләре» (2009), «Мәктәбем, син – үскән бишегем» (2009), «Сугыш өткән еллар» (2010), ««Яңа тормыш»та – яңача» (2012), «Зиреклем тамырлары» (2015) һ. б. 2001 елдан 2016 елга кадәр 624 бәетне үз эченә алган 6 бәет китабы җыелган һәм чыгарылган. Авторның 70 еллыгына үзе язган 92 бәетне эченә алган «Тормыш чоңгыллары» исемле китабы чыгарылган. Музей тарафыннан барлыгы 16 китап, автордаш булып 20 китап басылган. Республиканың күп кенә газета-журналларында  берничә меңнән артык язмалары дөнья күрә Мидхәт Гарифовичның.

Туган авылының чын патриоты булган шәхеснең зур хезмәтләре дәүләтебезнең, республиканың һәм районның җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә. Ул – 1970 елда ук «Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә» юбилей медале, 1986 елда «Хезмәт ветераны» ,  2005 елда «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», 2011 елда «90 лет образования ТАССР. ТАССР төзелүгә 90 ел» медальләре белән бүләкләнә, ә 2000 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алу аеруча дәрәҗәле була. Ил, республика, район күләмендә булган мактау кәгазьләренең исәп-хисабы юк. 2010 елда «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелә.

Кызганычка каршы Мидхәт абый Газыймов 2022 елның 11 октябрендә безнең арадан китеп барды. Авыл тарихын бик җентекләп өйрәнеп, туган ягы тарихын күпләгән шәхесләр белән бизәгән олуг затыбыз исемен мәңгеләштерү калган буынның изге бурычы. Шунсы сөендерә, бу эш тиз арада башланып китеп, матур гына дәвам итә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улының тәкъдиме белән 2023 елда “Халык иҗаты һәм көнкүреше музее”на Мидхәт Газыймов исеме бирелде. 2024 елда хәзерге музей җитәкчесе, Мидхәт абыйның лаеклы дәвамчысы Лидия ханым Лотфуллина һәм Мидхәт абыйның балалары Алсу Шәрипҗанова, Алмаз Газыймовның  тырышлыклары белән “Мидхәт Газыймов “Музей бабай”” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. 259 битле бу хезмәттә Мидхәт Газыймовның биографисе, гаилә тарихы, хатирә-истәлекләр, чыгышлар, мәкаләләр, күпләгән фотолар урын алган. 2024 елның 18 апрелендә Зирекле авылы мәдәният йортында китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Әлеге чарада республикабызның күп кенә районнарыннан, шәһәрләрдән һәм район авылларныннан 100 дән артык кеше катнашты. Лидия Лотфуллина җитәкчелегендә оештырылган бәйрәмне Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләре бизәп барды. Чыгыш ясаучылар арасында  Яңа Чишмә хәбәрләре газетасы баш мөхәррире Мусин Азат Вәлиҗан улы, Рафаэль Төхватуллин, Саҗидә Сөләйманова һәм Кояш Тимбикова премияләре иясе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Әлмәт  язучылар бүлегенең бюро әгъзасы Әхмәтшина Минзифа   Хәйретдин кызы, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, әдәби әйдаман, мөгаллимә Җамалиева Гөлия Нәбиулла кызы, Кичүчат авылы Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гимранова Диләрә Габделкави кызы, Яңа Чишмә Акбүре авылы музее җитәкчесе Вәлиуллин Вәсил Вәлиҗан улы, Чистай районы Иске Ромашкино авылы укытучысы Билалова Рушания Камил кызы,   Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбе укытучы, тарихчы, музейчы Габдрахманов Илфар Габделхәй улы һ. б. булды. Алар барысы да Мидхәт абыйны сагынып  истәлекләр белән  уртаклаштылар, Алсу Шәрипҗанова һәм Алмаз Газыймов китап бастыру барышы белән таныштырдылар.

Әлеге чарадан соң кунаклар Мидхәт Газыймов исемендәгеХалык иҗаты һәм көнкүреше музее”нда булдылар. Әлеге чарада катнашучылар музейчы бабайның эше дәвам итүенә  сөенеп, Мидхәт Гариф улы Газыймов кебек татар милләтенә хезмәт итәргә кирәклегенә инанып, күп уй-фикерләр белән Зирекле авылыннан таралыштылар.

Габдрахманов Илфар Габделхәй улы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*