tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер төбәгендәге китапханәләр нинди эшчәнлек алып бара?
Себер төбәгендәге китапханәләр нинди эшчәнлек алып бара?

Себер төбәгендәге китапханәләр нинди эшчәнлек алып бара?

Вагай районы муниципаль үзәкләштерелгән китапханәләргә Сопра авылы китапханәсе дә керә. Февраль аенда бу китапханәдә үткәрелгән чараларда Сопра, Егаер авыллларыннан укучылар, авыл халкы актив катнашалар.

Сопра авылы мәктәбе бинасында урнашкан китапханәдә эшләүче китапханәче Алсу Әткәш кызы Симонова узган ел нәтиҗәләре буенча Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Уңышларга ирешкән китапханәче: ”Китапханә авыл җирлегендә бер мәдәни учак булып тора. Авыл халкын кызыксындырып, аларның ярдәмен тоеп, бердәмлектә эшләгәндә уңышларга ирешеп була. Авылдашларым китапханәдә газета-журналлар белән танышалар, яратып китап укучылар да бар. Чараларның күпчелеген мәктәп белән берлектә үткәрәбез. Мәктәп директоры Вәбиева Анжела Рифгатъ кызына рәхмәтләремне әйтер идем. Укытучылар да, мәктәп укучылары да чараларны үткәрүдә ярдәм итәләр. Ватанны саклаучылар көненә багышлап 22 нче февральдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлгә, Чечен сугышында вафат булган авылдашыбыз Дмитрий Федоровның якты истәлегенә куелган мемориаль такта янында авыл халкы һәм укучылар белән очрашып чәчәкләр салдык.

Актив катнашкан Егаер авылы халкына рәхмәтләремне юллыйм. План буенча саф һавада уздырган чараларда да алар теләп катнаштылар. Авыл халкы бер-берләрен яхшы беләләр. Һәр гаиләдән Бөек Ватан сугышана китүчеләр булды, сугыштан кайтмаганнар да аз түгел. Яшь буын, мәктәп укучылары алар турында белеп үссен. Патриотизм хисләрен тәрбияләгән чаралардан балаларның әтиләре белән төшкән фото сүрәтләрен кулланып күргәзмә оештырдык. Февраль аенда Сталинград сугышана багышланган, “Җиңелмәгән Ленинград ”дип исемләнгән чаралар үтте. Бу темага китаплар күргәзмәсе, китапханә сәгатьләрен дә үткәрдек. Китапханәгә мөмкин кадәр күп кеше йөресен дип тырышабыз. Рус, татар газеталардан кызыклы яңалыклар белән дә таныштырып барам. Егаер авылы Сопрадан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Төрле милләт халкы монда дус, тату яшиләр. Китап яратучы дусларыбыз Фәүзия Азанова, Галия Мәхмүтова, Луиза Сабарова, Айшакә Янсуфинага, мәктәп укучылары Роман Уразалиев, Ариана Аллоярова, Сафинә Янсуфина, Салават белән Самирә Янсуфиннарга да рәхмәтләремне әйтәсем килә.

Алар төрле мавыктыргыч чараларда актив катнашалар. Һәрвакыт мәктәп укытучылары, әти-әниләре дә ярдәмгә киләләр. Авыл балалары ихлас күңеллеләр, тырышлар, кызыксынучаннар. Анастасия Абдулина, Арина Иванова, Ангелина Иванова, Надежда Маркина– бу укучылар Ленинград блокадасы, Бөек Ватан сугышы темага рәсем ясап китапханәдә узган рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар, “Җиңелмәгән Ленинград” дип исемләнгән квест–уенда катнашырга телүчеләр дә күп булды. Китапханәгә Егаер, Сопра авыл халкы китап алырга, яңа килгән газета-журналлар укырга киләләр.

Күпчелеге өлкән яшьтәгеләр, укытучылар, балалар бакчасыннан тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм мәктәп укучылары да бар. Китапханәгә 454 кеше язылса да, аларның арасында сирәк һәм еш килүчеләр бар. Китапханәгә килгән 20 басмадан Төмән өлкә газетабыз “Яңарыш”, Казаннан “Татарлар” газеталарына һәм “Сөембикә” журналына да язылдык. Бу авылларда төрле милләт халкы яши. Китапханәдә 200гә якын татар телендә матур әдәбият бар. Файдалы, кызыклы мәгълүмат тупланган, рус телендә чыккан газета–журналларны да даими укып баручы актив укучыларыбыз бар,”-дип сөйләде Алсу ханым.

Авылда балалар, яшьләр тормышында мөһим, күркәм урын алып торган китапханәче хезмәте хөрмәткә лаек. Укучыларында китап укырга теләк уятырга, балаларны, мәкәп укучыларын кызыклы китаплар белән дус булырга өйрәткән Сопра авылы китапханәчесенә эшендә сүнмәс дәрт, яңа уңышлар телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*