Табигатнең үзенчәлекле матурлыгын һәм шул ук вакытта иң бай, иң мул вакытларын тәшкил иткән ел хуҗабикәсе – алтын көзнең җирдә колач җәеп хөкем сөргән чагы. Энҗе таҗлары кебек җемелдәшеп торган, ара-тирә яшел чыршылар белән бизәлгән агачлар төрле төстәге күлмәк кигән яшь кызларны хәтерләтеп, җил исүенә җилфер-җилфер селкенешеп, моңсу гына яфракларын җиргә коя…

Гадәттә, себер халкы өчен көз август аеннан башлана. Бу фазылны халык телендә сунар вакыты дип йәртәләр. Тайгада беренчеләрдән булып козык (эрбет чикләвеге) өлгерә. Бу “байлыкны” аеруча ирләр җыя, хатын-кызлар, бала-чага эшкәртә: кедр агачыннан чикләвекне бәреп төшереп җыярга теләсә кем җөрьрәт итә алмый. Чикләвек 
“Алдагы елларга караганда, быелгы ел саранрак булды, – ди Себердәге кардәшләр. – Чикләвеге дә, җиләге дә мактанырлык түгел”. Әмма халык Ходайның биргәненә рәхмәтле булып, көндәлек иртә таңнан урманга омтыла. Һәркемнең үзенә тигән өлешен вакытында эләктереп каласы килә, һава торышы бозылса – йорттан ерак китеп булмый. Быел җиләк аз, димәк, бәясе кыйммәт булачак. Ничек кенә булмасын, акчасы гына кесәгә керсен!
Мөнирә Сәгыйдуллина








