tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себердә-көз
Себердә-көз

Себердә-көз

Табигатнең үзенчәлекле матурлыгын һәм шул ук вакытта иң бай, иң мул вакытларын тәшкил иткән  ел хуҗабикәсе – алтын көзнең җирдә колач җәеп хөкем сөргән чагы. Энҗе таҗлары кебек җемелдәшеп торган, ара-тирә яшел чыршылар белән бизәлгән агачлар төрле төстәге күлмәк кигән яшь кызларны хәтерләтеп, җил исүенә җилфер-җилфер селкенешеп, моңсу гына яфракларын җиргә коя…

тайга 272Елның бу фасылы Себердә сагынып-зарыгып көтеп алына. Тайга арасында гомер итүче Себер татарлары “Көзнең бер көне – кышның бер аен ашата”, “Көз – тән һәм җан дәвасы” дип басым ясап әйтергә бик ярата. Табигать байлыгын кулланып, төрле авырулардан дәвалану һәркемгә мәгълүм. Ә менә аларны күпләп җыеп, эшкәртеп, сатып акча эшләп җанны дәваларга да мөмкин. Инде күптән күмәк хуҗалыклары таркалган, эш урыннары беткән Себер авылларындагы татар халкы нәкъ менә шул мизгелдән файдаланып, ел буе тормыш итәрлек акча табып калырга тырыша.

Гадәттә, себер халкы өчен көз август аеннан башлана. Бу фазылны халык телендә сунар вакыты дип йәртәләр. Тайгада беренчеләрдән булып козык (эрбет чикләвеге) өлгерә. Бу “байлыкны” аеруча ирләр җыя, хатын-кызлар, бала-чага эшкәртә: кедр агачыннан чикләвекне бәреп төшереп җыярга теләсә кем җөрьрәт итә алмый. Чикләвек тайга 033артыннан нарат җиләге (брусника), ә аннан соң тырнагүз (мүк җиләге) җитешә…. Табигать җимешләре бик нәзакәтле, ел саен булып тормый.  Җыям дисән урынын, вакытын белү мөһим. Озын акча артыннан хәзер инде авыл халкы гына түгел, хәттә шәһәр кунаклары да, башка милләт вәкилләре дә рәхәтләнеп тайга киңлекләренә юл тота. Акча ул милләтеңә, кайда яшәвеңә карамый, ә тырышып, җиң сызганып эшләүче кешегә тартыла.

“Алдагы елларга караганда, быелгы ел саранрак булды, – ди Себердәге кардәшләр. – Чикләвеге дә, җиләге дә мактанырлык түгел”. Әмма халык Ходайның биргәненә рәхмәтле булып, көндәлек иртә таңнан урманга омтыла. Һәркемнең үзенә тигән өлешен вакытында эләктереп каласы килә, һава торышы бозылса – йорттан ерак китеп булмый. Быел җиләк аз, димәк, бәясе кыйммәт булачак. Ничек кенә булмасын, акчасы гына кесәгә керсен!

Мөнирә Сәгыйдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*