23 ноябрьдә Кемерово өлкәсендәге Березовский шәһәренең 14 санлы музыка мәктәбендә Новосибирски шәһәреннән килгән башкаручылар: җырчы Людмила Гиндулина һәм пианист Дания Хәйбуллина чыгыш ясаячаклар.
Концерт программасында Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Скарлатти, Моцарт, Кальдаро, Шуберт, Чайковский, Глинка романслары һәм җырлары. Бар әсәрләр композиторларның туган телләрендә: татарча, русча, алманча, итальянча яңгыраячаклар. Ләкин һәр җыр алдыннан аның эчтәлеге кыскача тәрҗемә ителеп барачак.
Концерт исеме: “Күңелдәге көйләр” очраклы сайланмаган. Программага кергән һәр әсәр башкаручыларның күңелендә үз урынын тота.
Людмила Гиндулина һәм Дания Хәйбуллина – күпсанлы бәйгеләрнед җиңүчеләре һәм дипломантлары. Людмила ханым туган шәһәрендә татар мәдәнияте үзәгендә балаларның “Мирас” вокаль ансамбленә дә җитәкчелек итә.