Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Себердә күңелдәге көйләр яңгырый
Себердә күңелдәге көйләр яңгырый

Себердә күңелдәге көйләр яңгырый

23 ноябрьдә Кемерово өлкәсендәге Березовский шәһәренең 14 санлы музыка мәктәбендә Новосибирски шәһәреннән килгән башкаручылар: җырчы Людмила Гиндулина һәм пианист Дания Хәйбуллина чыгыш ясаячаклар.

Концерт программасында Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Скарлатти, Моцарт, Кальдаро, Шуберт, Чайковский, Глинка романслары һәм җырлары. Бар әсәрләр композиторларның туган телләрендә: татарча, русча, алманча, итальянча яңгыраячаклар. Ләкин һәр җыр алдыннан аның эчтәлеге кыскача тәрҗемә ителеп барачак.

Концерт исеме: “Күңелдәге көйләр” очраклы сайланмаган. Программага кергән һәр әсәр башкаручыларның күңелендә үз урынын тота.

Людмила Гиндулина һәм Дания Хәйбуллина – күпсанлы бәйгеләрнед җиңүчеләре һәм дипломантлары. Людмила ханым туган шәһәрендә татар мәдәнияте үзәгендә балаларның “Мирас” вокаль ансамбленә дә җитәкчелек итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*