Бу көннәрдә Әлки районы тарихында беренче тапкыр галим-археограф, мәгърифәтче, репрессия корбаны Сәет Вахидны зурлап искә алу чаралары булып үтте.
Билгеле булганча, Сәет Вахиди шушы районның Ташбилге авылында 1887 елда дөньяга килә, башта үз авылларында, аннан Иске Рәҗәп һәм Казанның атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәләрендә төпле белем ала. 1911 елдан башлап Сәет Вахиди үзе дә Казан губернасы татар авылларында укытучы булып эшли, аннан Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, революциядән соң тагы мөгаллимлек эшен дәвам итә, Казанда Үзәк музейда көнчыгыш бүлеген оештыра, фән белән тирәнтен шөгыльләнә, археографик эзләнүләр алып бара, вакытлы матбугатта татар тарихы буенча күп кенә язмалары белән чыгыш ясый. Ул гарәп һәм фарсы телләрен, госманлы төрекчәсен камил белә, хезмәтләрен нигездә татар һәм рус телләрендә дә яза. Сәет Вахидиның милләтебез алдында иң зур хезмәте һәм татар тарихы өчен иң зур табышы ул – Сәхибгәрәй хан ярлыгы, галим аны 1912 елда хәзерге Саба районының Мамалай авылында эзләп таба, башта аның күчермәсен алуга ирешә, ә инде 1920 елда кыйммәтле тарихи ядкәрнең үзен дә Казанга алып кайта. Моннан тыш Сәет Вахиди даими рәвештә төбәкләрдә булып, халыктан өч меңгә якын борынгы кулъязмалар һәм китаплар җыя, аларны, шулай ук данлыклы Сәхибгәрәй хан ярлыгын да, бушка Казан музейларына һәм институтларга бүләк итә. Замандашлары, бигрәк тә татар һәм рус тарихчылары Сәет Вахиди хезмәтләрен югары бәяләсәләр дә, бу фидакарь галим дә шәхес культының канлы тегермәне эләгә һәм корбан була – аны, төркичелектә һәм бәйсез татар дәүләте төзергә җыенуда гаепләп, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерәләр. 1958 елның 9 гыйнварында Сәет Вахиди тулысынча аклана, гаепсез дип табыла.
Узган елның маенда Сәет Вахидиның тууына 130 ел булды, Казанда ул соңгарак калып булса да билгеләп үтелде – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты октябрь аенда Сәет Вахидига багышланган фәнни-гамәли конференция уздырды, “Рухи мирас. Эзләнүләр һәм табышлар” сериясеннән аның җыентыгын чыгарды, ахырда конференция материаллары да аерым китап булып басылып чыкты. Сәет Вахидиның иҗатын һәм тормышын яктыртуда “Мәдәни җомга” газетасы да зур өлеш кертте – әле сентябрь аенда ук язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың “Атылган галим” дип аталган язмасы, ә ноябрь аенда журналист Хәмзә Бәдретдиновның “Үзен гаепле дип танымаган” дип аталган күләмле һәм җентекле хезмәте басылып чыккан иде. Ә менә туган якларында Сәет Вахидиның юбилее билгеләнмичә үтеп киткән иде, шушы бушлыкны тутыру ниятеннән, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова Әлки районына килде һәм халык белән очрашулар уздырды. Бу очрашуларда шулай ук Сәет Вахидиның ерак туганы, үзе дә Әлки районының Абдул Сәлман авылында туып-үскән, хәзер Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, туган төбәге турында күп хезмәтләр язган, Әлки районының Мактаулы гражданы Мансур Ганиев та катнашты.
Тарихчылар белән беренче очрашу район үзәге Базарлы Матак бистәсенең С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музеенда булды. Очрашуда Әлки районы хакимият башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, музей директоры Мария Платонова, шулай ук Базарлы Матак, Алпар, Түбән Әлки, Карга, Яңа Чаллы, Иске Чаллы, Бибай Чаллысы, Үргәагар, Юхмачы, Әхмәт, Иске Матак, Иске Тахталы, Түбән Кәчи, Хузангай авылларыннан татар теле һәм тарих укытучылары катнашты. Фәүзия Бәйрәмова аларга Сәет Вахиди, аның хезмәтләре, тормышы һәм язмышы турында сөйләде, галимнең Мирасханә тарафыннан чыгарылган юбилей җыентыгын бүләк итте. Ул шулай ук музейга Сәет Вахиди белән бәйле конференция материалларын, газета язмаларын да тапшырды, үзенең “Татарская Мать Чингиза Айтматова” дип аталган китабын бүләк итте.
Базарлы Матак музеенда Сәет Вахидига багышланган почмак-стенд бар, әмма бу галим зуррак олылауга лаек, ягъни, биредә аның аерым бүлеге дә булырга тиеш. Сәет Вахидига багышланган җыентыкның җаваплы мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, Фәүзия Бәйрәмова белән сөйләшкәндә, музейга аның хезмәтләренең күчермәсен бирергә вәгъдә итте, бу бик зур бүләк булыр иде! Очрашуда катнашкан төбәк тарихын өйрәнүче Мансур Ганиев музейга Сәет Вахидиның шәҗәрәсен бүләк итте, аның мөгаллим һәм музей хезмәткәре буларак нинди зур эшләр башкарганын сөйләде. Музей директоры Мария Андреевна исә саф татарча чыгыш ясап, киләсе елга Ташбилге авылы башлангыч мәктәбе диварына элмәтакта куярга җыенуларын әйтте. Эш шунда, бу мәктәпне 1912 елда Сәет Вахиди үзе ачтырган була. Шулай ук Базарлы Матак яки Ташбилге авылларында Сәет Вахиди исемендәге урам да булыр дип көтелә, чөнки бу турыда да тәкъдимнәр булды. Базарлы Матакта ике елга бер тапкыр “Сәет Вахиди укулары”н башлап җибәрсәң дә яхшы булыр иде, чөнки бу төбәкнең тарихчы-байрагы – ул. Район хакимият башлыгы урынбасары Рәшит Билалов бу тәкъдимнәрнең барысын да язып барды, халык алдында чыгыш ясап, Сәет Вахидиның исемен туган якларында мәңгеләштерү өчен барысын да эшләячәкләрен әйтте. Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр оешмасы алдагы елларда краеведение буенча аерым премияләр булдырырга җыена, аның берсе Сәет Вахиди исемендә булыр, дип тә көтелә.
Бу очрашуда шулай ук төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең район бүлекчәсен оештыру турында да сүзләр булды. Дөрес, Әлки районына багышланган энциклопедия инде эшләнеп ята, берничә татар авылы турында аерым китаплар да бар. Әмма Болгар белән Биләр арасында урнашкан, мең еллык йөзләгән курганнары, борынгы кабер ташлары, шәһәрлекләре булган Әлки төбәге турында әле зур хезмәтләр язылмаган, ул үзенең Сәет Вахиди кебек тарихчыларын көтә. Шунысын да әйтергә кирәк, Сәет Вахиди 1928 елда туган якларында, Спас кантонында фәнни экспедициядә булып, бу авылларның барысы турында да диярлек бик күп мәгълүмат язып калдырган. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Сәет Вахиди эзләре буенча гына йөрсәләр дә, үзләре өчен гаҗәеп нәрсәләр ачарлар иде!
Очрашуга килгән татар теле һәм әдәбият укытучылары һәрберсе үз мәктәпләрендәге вәзгыять турында басып сөйләделәр. Бу татар авылларының күпчелегендә милли мәктәпләр булганга, ана телендә укыту дәвам итә икән. Шул ук вакытта урыс һәм чуваш балаларына татар теле укытучылар дәресләренең кимегәнлеген әйттеләр, әмма башка милләт балаларында татар теленә карата хөрмәт зур икәнлеген сөйләделәр. Әмма район үзәге булган Базарлы Матак авылында татар мәктәпләре юк, татар теле биредә бары тик предмет буларак кына укытыла. Югыйсә, заманында чи урыс авылы булган Базарлы Матакта бүген 70 процент татарлар яши бит, өч мәчет эшләп тора, ә татар мәктәпләре юк. Якын-тирә татар авылларында да мәктәпләр ябылып, балалар Базарлы Матактагы урыс мәктәбенә йөреп укырга мәҗбүрләр. Ташбилге авылындагы урта һәм тугызьеллык мәктәпне ябып, утызлап баланы Базарлы Матакка йөртә башлаганнар. Авылда башлангыч мәктәптә алты бала белем ала, укулары русча, татар теле предмет буларак кына керә, чөнки Ташбилге мәктәбе Базарлы Матак мәктәбенең филиалы булып тора.
Көннең икенче яртысында тарихчылар белән очрашулар нәкъ менә шушы Ташбилге авылында үтте. Сәет Вахидиның туган авылы, заманында Шәһре Болгар һәм Биләр изгеләре, олуг галим Мөслим баба нигез салган татар авылы, авыл тирәсендә Изгеләр өсте дип аталган борынгы зиратлары булган, кала урыннары, алтын-көмеш хәзинәләр табылган тарихи җирләр… Заманында ул зур авыл булган, хәтта тирә-юньдә бер рухи мәркәз ролен башкарган. Хәзер дә Ташбилге төшеп калган авыл түгел, халкы үз хезмәте белән мулдан яши, өйләр төзек, газы-су бар, юллар түшәлеп ята… Бүген авылда 130 хуҗалыкта 450 кеше яши, халык, нигездә, “Кызыл Шәрык”та эшли, өч фермер хуҗалыгы да бар. Ташбилгедә башлангыч мәктәп, мәчет эшләп килә, шулай ук китапханә, мәдәният йорты бар, җирле үзидарә дә биредә урнашкан. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр башта китапханәдә, аннан җирле үзидарә бинасында авыл зыялылары, укытучылар һәм китапханәчеләр белән очраштылар. Фәүзия Бәйрәмова аларга да Сәет Вахиди турында кыскача мәгълүмат бирде, аңа багышланган җыентыкны һәм үз китабын бүләк итте, Ташбилге авылының тарихи әһәмияте турында аңлатты. Төбәк тарихын өйрәнүче Мансур Ганиев Ташбилге авылына Сәет Вахидиның нәсел шәҗәрәсен бүләк итте, бу авыл буенча архивларда әле күп нәрсәләрнең саклануын әйтте. Җирле үзидарә башлыгы Рәмзил Әхмәдиев һәм китапханә мөдире Рузалия Абдуллина алга таба Ташбилгедә Сәет Вахиди исемен мәңгеләштерүдә, татар тарихын барлауда тырышачакларын вәгъдә иттеләр.
Аннан соң килгән кунаклар башлангыч мәктәптә, мәчеттә, Изгеләр өсте, дип аталган борынгы зират урынында, бүгенге зиратта булдылар, авылның Атау очындагы элеккеге мәктәп-мәдрәсә бинасын барып карадылар. 1990 елларда салынган мәчет элеккегесе урынында булып чыкты, анда Габделмәннән улы Сәетгаттар Вахиди рухына багышлап Коръән укыдылар, дога кылдылар. 1912 елда Сәет Вахиди ачтырган мәктәп-мәдрәсә бинасы озак еллар балаларга хезмәт иткән, аннан аны Атау очына мәктәп итеп күчереп салганнар, хәзер исә, балалар Базарлы Матакта укый башлагач, Актай елгасы буенда ятим-ташландык хәлдә ялгыз калган… Әмма колач җитмәс бүрәнәләрдән салынган диварлары әле һаман нык, түшәм-идәннәре төзек, йөз еллык тәрәзәләре әле һаман томырылып авыл өстенә карап тора… Бүген килеп шунда Сәет Вахиди музеен ачарга була, әмма аның артыннан кем йөрер? Аны кем тотар? Анда кемнәр килер? Сораулар ачык кала…
Биредән ерак түгел кыр-басуда Изгеләр өсте дип аталган борынгы зират таралып ята… Ул бик зур, өч өлешкә бүленгән, әле берничә кабер ташы да сакланган. Бу кабер ташларын заманында Сәет Вахиди кайтып укыган, аны экспедиция хисабына да керткән, соңыннан ул язмасы юбилей җыентыгында да дөнья күрде. Сәет Вахидига хәтле бу кабер ташларын олуг галим Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре укыган, ул язмаларны аңа авыл мулласы күчереп җибәргән булган.
Галимнәр бу кабер ташларының 13-14 гасырларга каравын әйтәләр. Ташбилге авылына нигез салган Мөслим бабаның һәм аның нәсел дәвамчысы Хисаметдин Мөслиминең каберләре дә биредә булган, алар инде сакланмаган. Авыл халкы бу урынны хәзер дә карап һәм саклап тора, Изгеләр өсте турында төрле риваятьләрне һәм хикмәтле хәлләрне хәтерли, аларның кайберләре Сәет Вахиди китабында да урын алган. Шунысын да әйтергә кирәк, чукындыру чорында Ташбилгегә урысларны һәм чукынган чувашларны да китереп тутыралар, Изгеләр өстендәге борынгы кабер ташларын алар үзләренә төзелеш өчен ташыганнар, әмма бик нык чирләгәч, бу ярамаган эшләрен туктатканнар, дип сөйлиләр. Хәзер исә Ташбилгедә татарлар гына яши икән. Авылда гади халык арасында Ленин ордены ияләре дә, Хезмәт Геройлары да булган, әмма, Сәет Вахидидан кала, тарихчылар да, галимнәр дә башка чыкмаган инде…
Хәер, Әлки районы, тулаем алганда, тарихка да, тарихи шәхесләргә дә бай. Биредә татар язучылары Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Фәхри Әсгать, Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Мөдәррис Вәлиев, Бикә Рәхимова, Ил Газиз, Әсрар Галиев һәм башкалар туып үскән. Шулай ук бу төбәк татар дөньясына Галия Булатова, Әзәл Яһудин, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсгать Хисмәтов, Мирсәет Сөнгатуллин кебек талант ияләрен дә биргән. Әлки төбәге галәм киңлекләрен өйрәнә торган дистәләгән галим үстергән, шуңа күрә биредәге музейда космонавтлар да еш була, аларга аерым заллар багышланган. Шул рәвешле җиһан белән тоташкан Әлки төбәге үзенең җир куенында да әле ачылмаган серләр саклый. Түбән Әлки авылы янындагы 3500 еллык борынгы курган, Нухрат авылы янындагы беренче кешеләрнең торак урыны, Болгар чорларыннан калган Матак, Нухрат, Сувар, Төгәлбай, Камка кирмән-кала урыннары, район территориясендәге 126 курган әнә шундыйлардан. Килер бер көн – җир куенындагы бу тарихи серләр барысы да ачылыр, Әлки төбәге, Сәет Вахиди хыялындагыча, бар дөньяга үзенең борынгы тарихы белән танылыр әле! Хәзергә ул, Тукайлы Арча, җыр-биюле Актаныш, Президентлы Саба ышыгында, тыныч кына яшәп ята, үз вакытын көтә… Яңа Сәет Вахидиларның тууын көтә…
“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.