tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләтле, игелекле, гадел кеше иде
Сәләтле, игелекле, гадел кеше иде

Сәләтле, игелекле, гадел кеше иде

“Мәхәббәт белән сугарылган тормыш” дип исемләнгән чара язучы Якуб Зәнкиевның 105 еллыгына багышланды. РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Тубыл шәһәренең атказанган гражданины, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган Якуб Камали улы Зәнкиевның тормышына һәм иҗатына багышланган лекция Тубыл шәһәре музей-заповеднигының Наместник сараеның күргәзмә залында үтте.

Алып баручы лектор Яна Абдуллина язучы Якуб Зәнкиевның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Экраннан язучының иҗат юлына багышланган фото презентация күрсәтелде. Музейның иң зур, матур залында язучы Якуб Зәнкиевка багышланган яңа экспонатларга бай булган күргәзмә проекты белән таныштырды, аннары кунакларга сүз бирде. Беренче булып Якуб Зәнкиевның укучысы, килене Зәкинә Зәнкиева язучыны олылап, аның якты истәлеген данлап, горурланып Якуб абый бик тә игелекле, сәләтле кеше булганы турында хатирәләре белән уртаклашты. Дулкынлану хисләр белән искә алып, язучының тормыш юлы, балачак еллары авыр чорга туры килсә дә, Якуб Камали улы кешелекле, асыл зат булганын сагынып сөйләде.

Зәнкиевлар ерактан килгән күренекле шәхесләрне дә, гади якташларын да үз йортларында ачык йөз, өстәл тулы сый-нигъмәт белән каршылыйлар иде. Аларның кунакчыллыгы турында һәр чыгыш ясаучы җылы сүзләр белән искә алды.

Шәһәрнең сәләтле кешеләре, студентлар, укучылар Якуб абый һәм Рәшидә апа Зәнкиева яшәгән йортта күп мәртәбә булдылар. Бу искиткеч матур, иҗади гаилә һәммәбезне җылы каршы алып, киңәшләрен биреп, безне тыңларга вакыт таптылар. Якуб Камали улы Зәнкиев Тубыл шәһәрендә яшәүче Зәкинә Арангулованың иҗатына югары бәя биреп аңа “Себер сандугачы” дип исем бирә. Чарада катнашучылар Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Зәкинә апа Арангулова:”Безне Якуб абый Зәнкиев белән Әнәс Гаитов таныштырды. Якуб абый саз яктагы авыл тормышы, гореф-гадәтләре белән кызыксынып тыңлый иде. Кунакчыл, ачык йөзле, игелекле Рәшидә апа белән Якуб абый Зәнкиевларның тормышлары милләттәшләре өчен үрнәк булды. Бүген дә яратып Рәшидә апа Зәнкиеваның сүзләренә язылган, көен өч бертуганнар-улларым иҗат иткән “Әнием истәлеге”, “Яу кырыннан киткән чакта” җырларны башкарабыз,”-дип сөйләде.

Хуҗайлан мәктәбендә директор вазифасын үтәгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган хезмәт ветераннары Төхватулла Файзуллин, Нәчип Шихов, Якуб Зәнкиевның чордашы, коллегасы Николай Зольников, Загваздино авыл җирлеге башлыгы Мифтахетдин Алыков язучының хезмәтен югары бәяләп якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Якуб абыйның укучылары Галия Мөслимова, Гөлчәчәк Чеботаева, Галия Аширбакиева, Фәрзанә Алыкова, Рәшидә Фәйзуллина, Ниязбикә Хәбибуллина, Тәнзилә Тимканова да чарада катнаштылар. Тубыл шәһәренең 15нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин:”15 нче мәктәпне тәмамлаган, бөек исемнәргә лаек булган Якуб абый Зәнкиев белән горурланабыз. Мәктәп директоры булып эшли башлаган елларымны Якуб абый миңа киңәшләр бирә иде. Еш шалтырата идем аңа. Ул татар юнәлешендә эшләүчеләргә терәк һәм ышанычлы кеше булып хәтеремдә калды. Музеебызда аның истәлегенә тупланган мәгълумат белән укучыларыбызны, музейга килгән кунакларны таныштырабыз. Үзем тумышым белән Аромаш районыннан булсам да, Якуб абый Зәнкиев әбием Хөсниҗамал Айсатулла кызы Абдрахманова белән Тубылда ШКМда укып бергә тәмамлаганнар,”-дип сөйләде.

Сабыр, шәфкатьле, ярдәмчел, таләпчән дә, бала күңелен аңлый белгән, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия булган, белемен башкаларга биргән яраткан укытучыларын укучылары җылы сүзләр белән искә алдылар.

Тубыл шәһәре “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнысова:”Хуҗайлан мәктәбендә укыган елларымда мәктәптә төрле патриотик чаралар, линейкалар, үзешчән сәнгать смотрлар, олимпиадалар үткәрелде, әдәби түгәрәкләр оештырылды. Укытучылар коллективы да бик көчле булды. Якуб абый һәр укучы белән сөйләшергә, укучына тыңларга вакыт таба иде. Мәктәптә татар телен, әдәбиятны укыганга бу тел миңа якын. Үз телемдә дә сөйләшәм, татар теле һәм әдәбиятсыз тормышымны күз алдыма китерә алмыйм. Хуҗайлан мәктәбендә укыган елларымда тормышка юллама, тирән белем алып чыктым”-дип сөйләде.

Я.К.Зәнкиев Хуҗайлан мәктәбен, музеен районда һәм өлкә күләмендә таныткан, мәктәп директоры булып эшләгән елларын искә алдылар. Көчле рухлы җитәкче турында коллегалары якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Язучыга, аның әсәрләренә багышланган патриотик темага “Наместник сарае” музей комплексы мөдире Гөлнара Мадиеваның, шәһәрнең сугыш һәм тыл ветераннары советының лекторлар төркеме җитәкчесе Татьяна Щукинаның чыгышларын мәктәп укучыларына тәкъдим итү кирәк дигән фикерләр яңгырады.

Әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте. Монда Якуб Камали улы Зәнкиевның улы Нур Якуб улы  оештыручыларга, килгән кунакларга рәхмәтләрен белдерде. Чарага килүчеләр арасында себер татарлары автономиясе рәисе, тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских, шагыйрә Галия Абайдуллина, 15 нче мәктәп музее җитәкчесе Равиля Кутумова, себер татар мәдәният үзәгеннән әдәби-иҗат түгәрәге җитәкчесе Римма Шәрипова, язучының якын туганнары һәм оныклары Диларә, Тимур, килене Эльвира, оныкчыклары Лия, Элина, Риман да булдылар.

Китапларын мирас итеп калдырган Якуб Зәнкиев милләт җанлы, ачык йөзле, ярдәмчел, аралашучан, туган иленең патриоты булып якташларының күңелләрендә калыр.

                                             Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*