Ульяновск өлкәсендә татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы менә ун елдан артык инде уңышлы гына эшләп килә. Ана телен, милли мәдәниятне саклап калып үстерү юнәлешендә башкарган эшләре байтак. Ә ут күршебез Татарстанның Тәтеш районында «Ак калфак» оешмасы узган елның ноябрь аенда гына барлыкка килгән. Аның рәисе итеп актив җәмәгать эшлеклесе, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Римма Сафиуллованы сайлап куйганнар.
Идел буе киңлекләрендә җәелеп киткән Тәтеш төбәгенең гүзәл затлары кыска гына вакыт эчендә бозны урыныннан кузгатып, ягъни районның унбиш татар авылында оешманың бүлекчәләрен булдырып, төрле чаралар үткәрергә дә өлгергәннәр.
Римма ханым Сафиуллова Ульяновск өлкәсе «Ак калфагы»ның да актив әгъзасы әле. Шуңа күрә ике төбәк оешмалары хәзер тыгыз элемтәдә торалар, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр.

– Каз бәбкәләрен хәзер сатып кына алабыз бит. Боларын җәй ахырында алдык, шуңа күрә бераз соңрак өлгерделәр. Алар нәкъ менә балдан татлы оныгыбыз туган вакытка үсеп җиттеләр,- диде Мәрзыя ханым, бәхетле елмаеп.
Йорт хуҗасы казларны шәригать кануннарына туры китереп, ягъни «бисмилла» әйтеп суйганнан соң, өмәчеләр җиң сызганып эшкә кереште. Без дә аларга бик теләп кушылдык. Бер ишесе казларны үтүк белән парландырса, икенчеләре җитез куллары белән йолкый да башлады. Яшь кызлар казларның эчен ачып, тәпиләрен, канатларын hәм башларын эшкәртте. Ә икенче бүлмәдә өлкәнрәк яшьтәге апалар җырлый-җырлый мендәр тутырдылар, май канаты ясадылар. Шушы арада уңган, тырыш хуҗабикә янып торган кызу мичтә кабартмалар пешереп, аларны каз мае белән майлап та куйды. Сембернең үткен мишәр кызлары яңа гына табадан төшкән кайнар кабартмаларны авыз итәргә дә өлгерделәр.

Авыл халкы шифалы сулы салкын чишмә тирәсендә мәш килде. Берәүләр күмер самавырында кайнаган мәтрүшкәле чәйне рәхәтләнеп эчсә, икенчеләре гармун көенe кушылып моңлы җыр сузды. Ә аякларын салкын «кытыклый» башлаучылар сикереп-сикереп биергә керештеләр.
Аннары өмәдә катнашучылар хуҗабикә әзерләгән мул табын артына җыелдылар hәм телеңне йотарлык тәмле каз ите белән пешерелгән боткадан авыз иттеләр.


Семберлеләр – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм «Өмет» газетасы журналисты Рузия Хәлимова ачык йөзле, милләт җанлы хуҗаларга рәхмәт әйтеп, тәтешлеләрне Ульяновскига кунакка чакырдылар.
– Сездән күп нәрсәгә өйрәнеп китәбез. Киләсе елда без дә «Каз өмeсе»н зурдан кубып үткәрергә җыенабыз,- диде Рамилә Сафина.
Рузия ХӘЛИМОВА,
Ульяновск
