tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда җиде күренекле шәхес исеме мәңгеләштерелде
Казанда җиде күренекле шәхес исеме мәңгеләштерелде

Казанда җиде күренекле шәхес исеме мәңгеләштерелде

2017 елда топонимика буенча комиссия тәкъдиме буенча Казан территорияләре атамаларында җиде күренекле шәхес исеме мәңгеләштерелде: Фикрәт Тәбиев, Гомәр Усманов; Рудольф Нуриев, Шаһиәхмәт Алкин, Олег Лундстрем, Виктор Деринг һәм Юныс Әхмәтҗанов. Әлеге шәхесләр исемнәре белән “Салават күпере” ТК (Киров районы), “АртСити” ТК һәм “Весна” ТК (Совет районы) һәм “Примавера” коттедж бистәсендәге урамнарга бирелде. Шәһәрнең топонимика буенча комиссиясенең эш нәтиҗәләре һәм яңа тәкъдимнәр турында комиссия рәисе, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева хәбәр итте. Утырыш “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтте.

Л.Андреева сүзләре буенча, топонимика буенча комиссия күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эшен урам атамаларында гына түгел, башка төр формаларда да актив алып бара. 21 декабрьдә Казанның меңьеллыгы музеенда (“Казан” милли-мәдәни үзәге) “Ватандашларыбыз – яшерен фронт геройлары” уникаль экспозиция ачылды. Ул легендар совет разведчигы, Казан шәһәренең Эшче-крестьян һәм кызылармеец депутатлар советы әгъзасы (1920) Исхак Әхмәровка багышланган.

“Казан Мэры Илсур Метшин элек артиллерия училищесы урнашкан урында төзелә торган яңа микрорайонның урамнарының берсенә разведчик исемен бирергә тәкъдим итте. Без Башкарма комитетка И.Әхмәров урамы дип кенә түгел, Разведчик Әхмәров урамы дип атарга тәкъдим керттек. Кешеләр укып, әлеге кеше турында тиз генә мәгълүмат таба алачаклар”, – дип аңлатты Л.Андреева.

Комиссия әгъзалары, экспозиция белән танышып, бирегә балаларны йөртергә кирәклек турында уртак фикергә килделәр. Аның буенча тиешле тәкъдимнәрне Мәгариф идарәсенә һәм Мәдәният идарәсенә җибәрү турында карар кылынды.

Л.Андреева тагын бер мисал китерде. Мәскәү районының 130-нчы мәктәбенә Россия Герое Сергей Ашихмин исеме бирелде. Ул Казанда ТР мөфтиенә һөҗүм итүгә кагылышлы җинаятьчеләр төркемен кулга алганда һәлак булды. Моннан кала, Яңа Савин районының 113-нче мәктәбенә Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшин исеме бирелде. Ике мәктәптә дә алар батырлыгына багышланган экспозициләр ачылды.

Людмила Андреева шулай ук комиссиягә күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча килгән мөрәҗәгатьләр статистикасын китерде. 2017 елда комиссиягә 60 мөрәҗәгать килгән, аларның 40-ы – ТР Президенты Аппаратыннан, ТР Дәүләт Советы депутатларыннан, ТР министрлыклары һәм ведомстволарыннан һәм 20-се – шәһәрнең инициативалы гражданнарыннан.

Киңәшмә барышында комиссия әгъзаларының берсе, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни ис. тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү бүлеге мөдире Айдар Ногманов 2018 елда комиссия эшенең өстенлекле юнәлешләре рәтенә мәгълүматлар банкын камилләштерү буенча бурычны куярга тәкъдим итте. Бүгенге көндә анда 62 күренекле шәхес исеме теркәлгән, ләкин, А.Ногманов фикере буенча, исемлекне яңадан карарга һәм исемнәрне мәңгеләштерүнең башка формаларын табарга кирәк.

Комиссия әлеге фикерне хуплады. Моннан кала, ТР күренекле шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү сораулары буенча ведомствоара комиссия белән хезмәттәшлек итүне җайлау комиссия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. 2018 елда зур игътибар урамнар атамаларын редакцияләү эшенә биреләчәк. Урам атамаларын фамилияләр янына шәхеснең статусын өстәү практикасын кертергә планлаштырыла, мәсәлән, Исхак Әхмәров исеме белән булган очрактагы кебек.

Чакырылган кунаклар буларак киңәшмәдә Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Ирина Дябилкина, ТКХ һәм тышык төзекләндерү комитетлары рәисләре, шулай ук ТР Дәүләт Советы комитетлары әгъзалары һәм депутлары катнашты.

https://www.kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*