20-21-22 апрельдә Казахстандагы Семей шәһәрендә музыка уен коралларында уйнаучы балалар арасында Латыйф Хамиди исемендәге халыкара конкурс үтәчәк. Бәйгене бер төркем музыка-сәнгать укытучылары оештыра, алар арасында Көнчыгыш Казахстан өлкә татар иҗтимагый үзәге рәисе Камилия Исмаилова булуы табигый. Билгеле булганча Латыйф Хәмиди казах милли композиторы һәм бигрәк тә “Казах вальсы” авторы булып танылу алса да, милләте буенча татар кешесе.
Оештыручылар белдерүенчә, бәйгегә һәр теләк белдергән бала яки төркем катнаша ала. Моның өчен 1 апрельгә кадәр катнашу теләген белдерергә кирәк.
Тулырак мәгълүмат:
Положение Междун.конкурса им.Л.Хамиди