Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Семейда Латыйф Хәмиди исемендәге халыкара бәйге үткәрелә
Семейда Латыйф Хәмиди исемендәге халыкара бәйге үткәрелә

Семейда Латыйф Хәмиди исемендәге халыкара бәйге үткәрелә

20-21-22 апрельдә Казахстандагы Семей шәһәрендә музыка уен коралларында уйнаучы балалар арасында Латыйф Хамиди исемендәге халыкара конкурс үтәчәк. Бәйгене бер төркем музыка-сәнгать укытучылары оештыра, алар арасында Көнчыгыш Казахстан өлкә татар иҗтимагый үзәге рәисе Камилия Исмаилова булуы табигый. Билгеле булганча Латыйф Хәмиди казах милли композиторы һәм бигрәк тә “Казах вальсы” авторы булып танылу алса да, милләте буенча татар кешесе.

Оештыручылар белдерүенчә, бәйгегә һәр теләк белдергән бала яки төркем катнаша ала. Моның өчен  1 апрельгә кадәр катнашу теләген белдерергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат:

Положение Междун.конкурса им.Л.Хамиди

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*