Бүген Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуй уза. Милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган көрәш бәйгесендә Россиянең 25 регионыннан җыелган 92 көрәшче көч сынашты.
Төп приз – Лада Гранта машинасына Ульяновск өлкәсе көрәшчесе Сергей Павлик лаек булды. Пәһлеванга машина ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.