tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Балалар энциклопедиясе» сериясендә татар телендә ун китап чыккан
«Балалар энциклопедиясе» сериясендә татар телендә ун китап чыккан

«Балалар энциклопедиясе» сериясендә татар телендә ун китап чыккан

Мәскәүнең «РОСМЭН» һәм Татарстан китап нәшрияты мәктәп яшендәге балалар өчен «Балалар энциклопедиясе» сериясендә татар телендә ун китап чыгарган.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм нәшриятның балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева сөйләде.

Әлеге хезмәтләр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән дөнья күргән.

Проект нигезендә, «Илләр һәм континентлар», «Авиация», «Бөҗәкләр», «Бизнес», «Этләр», «Гаҗәеп хайваннар», «Диңгезләр һәм океаннар», «Астрономия һәм космос», «Футбол», «Терек табигать» китаплары тәрҗемә ителгән. Китапларның гомуми тиражы – 5 мең данә, тиражның зур өлеше (һәр китапның өч меңе) уку-укыту процессында куллану өчен, Татарстан Республикасы мәктәпләренә таратыла. Тиражның калган өлеше сатуга чыккан.

«Узган елда биш китап белән башлап җибәргән идек. Алты яшькәчә балалар өчен китаплар балалар бакчаларына таратылды. Аларны бик яратып кабул иттеләр. Быел ун китапта тукталдык. Алар мәктәпләргә һәм китапханәләргә таратылды», – диде Илдар Сәгъдәтшин.

Ул Мәскәүдә узган Кызыл мәйдан китап күргәзмәсендә болар иң күп сатылган китаплар арасында булганын әйтте. «Проект дәвам итәр дигән өметтә торабыз», – дип ышанычын белдерде.

«Бу хезмәтләрнең әһәмияте – фәнни-танып белү материалын туган телебездә кабул итүдә. Без татар телен татар әдәбияты, татар язучылары белән генә бәйләп карыйбыз, ләкин әйләнә-тирәдәге бөтен өлкәләргә кагылышлы мәгълүматны балаларыбыз туган телебездә кабул итәргә хокуклы», – дип билгеләп узды Айсылу Галиева.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*