tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шахтерлар Сабан туе
Шахтерлар Сабан туе

Шахтерлар Сабан туе

Кемерово өлкәсендә Халыкара Шахтерлар Сабан туе узды. Биредә дөньяның иң зур күмер чыгару үзәкләренең берсе – Кузнецкий бассейны урнашкан. Кузбассның 300 еллыгына багышланган чарада гомерен шахтер һөнәренә багышлаган милләттәшләребез очрашты.

Кузбасска Казакъстаннан, Кыргызстаннан, Донбасстан, шулай ук, Россиянең Кемерово, Томск, Иркутск, Сахалин, Оренбург өлкәләреннән, Красноярск, Пермь, Камчатка крайларыннан, Алтай, Коми, Башкортстан Республикаларыннан 200дән артык шахтер килде. Алар – күп еллар шахталарда эшләгән хезмәт ветераннары, хезмәт династияләре вәкилләре һәм бүгенге көндә дә күмер чабу эшендә хезмәт куючы милләттәшләребез.

«Халыкара Шахтерлар Сабан туе дигәндә без шахтер һөнәрен сайлаган милләттәшләребезне күздә тотабыз. Бу һөнәр татар халкы тормышында зур урын алып тора. Хезмәт ветераннары белән очрашуда әйтелгән сүзләр аеруча горурландырды: әгәр бригада алдынгы икән – димәк, бригадир – татар, әгәр участок уңышлы эшләп килә икән, димәк, җитәкчесе – татар. Халыкара Шахтерлар Сабан туена чакыру өчен шахталарда хезмәт иткән милләттәшләребезне барлаганда шуны аңладык: илебезнең кайсы гына төбәге булмасын, Сахалиннан алып Калининградка кадәр – һәрбер шахтада, һәрбер рудникта татарлар хезмәт куйган», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

«Шахтерларның кайнар йөрәге»

Бәйрәм чаралары делегатларның «Шахтерларның кайнар йөрәге» һәйкәленә чәчәк салудан башланып китте. Монументны Шахтерлар Сабан туеның төп логотибында да күреп була. Һәйкәл – күкрәгендә тырышлык һәм батырлык ялкыны дөрләп торган, үз-үзен аямыйча, караңгы шахталарда хезмәт итеп, халыкка яктылык китерүче шахтер образын чагылдыра. Әлеге авыр хезмәт бирегә килгән делегатларның һәрберсенә таныш: күмер чабу белән шөгыльләнгән һәрбер кешенең йөрәгендә батырлык уты яна.

Алга таба делегатлар «Красная горка» музей-комплексы белән таныштылар. Биредә 300 ел элек Михайло Волков беренче тапкыр күмер тапкан. Бүгенге көндә әлеге музей тыюлыгында төбәкнең күмер чыгару тарихы белән танышып була.

Музейда Кузбасс шахталарында күмер чапкан хезмәт ветераннары белән очрашу узды. Аларның берсе – 89 яшьлек Александр Орищин. Ул «Шахтер Даны» билгесенең тулы кавалеры. Аның дәрәҗәле бүләкләре арасында Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены, «Мактау Билгесе», «Кузбасста фидакарь хезмәте өчен» һәм башка медальләр бар.

«Шахтерлар Сабан туенда катнашучыларны Кузбасс шахтерлары исеменнән сәламлибез», – дип башлады үз чыгышын Александр Орищин. Хезмәт ветераны кунакларга Кузбасс шахталарында күмер чыгару эше тарихы хакында сөйләде, үзенең күпъеллык тәҗрибәсе күзлегеннән өлкәнең үткәне һәм бүгенгесе хакында фикерләре белән уртаклашты. «Бирегә килгән кунакларның күңелендә Кузбасс хакында матур истәлекләр калсын. 2021 елда без өлкәбезнең 300 еллыгын бәйрәм итәбез. Шунысы шатландыра: Кузбасс бүген дә күмер чыгару сәнәгатенең үзәге булып кала», – дип ассызыклады ветеран.

«Красная горка» музей-тыюлыгында шахтага да төшеп карарга да мөмкин. Биредә җир астыннан күмер чыгару күренешен карарга мөмкин: һөнәри кием кидергән шахтер сыннары, арбачыклар, эш кораллары һәм… караңгылык. Шахтага беренче тапкыр төшеп караган кайбер кунаклар өчен әлеге экспозиция бик тәэсирле булды. Ләкин делегатлар монда күрсәтелгән шартларны бик яхшы дип атадылар: 2 метр биеклектәге шахта, йөрерлек урын бар, димәк, эшләп була. Күмер чабу һөнәре белән якыннан танышкач, шунысы аңлашыла: кыенлыклардан курыйкмыйча, төрле шартларда хезмәт куючы шахтер һөнәре вәкилләре, чыннан да, чиксез хөрмәткә лаек.

Әлеге очрашу шахтерлар Сабан туена килгән кунакларга үзара танышырга, аралашырга, һәм иң мөһиме – биредә уздырыла торган милли бәйрәмебез ни өчен шахтерларга багышланган икәнен аңларга ярдәм итте.

Сабантуй күрке – ат чабышлары

Кемерово шәһәрендә узучы Сабан туеның беренче көне Кабаново авылында дәвам итте. Биредә иң мавыктыргыч ярышларның берсе – ат чабышлары узды.

Кунакларны Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе вәкилләре –Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Кемерово өлкәсе  губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин сәламләделәр.

Васил Шәйхразыев кунакларга Кузбасста Халыкара Шахтерлар Сабан туен уздыру идеясе ничек барлыкка килүе хакында сөйләде.

– Кузбасста Сабан туен уздыруны Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев тәкъдим итте, – диде ул. – Сергей Евгеньевич тәкъдиме Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланды. Шахтерлар Сабан туен илебезнең күмер чыгару үзәкләренең берсендә үткәрү карары кабул ителде. Бүген биредә – төрле төбәкләрдән килгән шахтер һөнәре вәкилләре. Димәк, бүген – Сабан туе, бүген – шахтерлар хәрәкәте бәйрәме. Сабантуй мөбәрәк булсын!

Шулай ук кунакларга сәламләү сүзе белән Кемерово өлкәсе  губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин мөрәҗәгать итте:

– Кузбассның 300 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә өлкәбездә Сабан туе кунакларын кабул итү – зур дәрәҗә. Безнең өчен Сабантуй матур һәм борынгы милли бәйрәм булып кына калмады, ул – милләтара аралашу мәйданына әйләнде. Бирегә бүген Казакъстан, Кыргызстан, Украинадан да кунаклар, ветеран шахтерлар килде. Бүгенге көннең төп чарасы һәм бизәге – ат чабышлары булачак. Барлык катнашучыларга да зур уңышлар телим!

Рәсми вәкилләрнең чыгышларыннан соң Кабаново авыл җирлегендә ат чабышларына старт бирелде.

Һава торышы үзгәреп торуга карамастан, ярышларда катнашучылар кунакларга таң калырлык тамаша бүләк итте. Тузан күтәреп, бер-берсеннән берничә секундка гына калышып килгән чабышкылар халыкның мәхәббәтен яулап алды. Мәйданда Сабан туеның иң мавыктыргыч ярышына битараф калган кеше булмагандыр.

Бәйгенең төп һәм иң зур бүләге – Кемерово өлкәсе Губернаторы призына спортчы, Кемерово өлкәсе вәкиле Евгений Ворсобин лаек булды. Аңа автомобиль бүләк ителде.

Халыкара Шахтерлар Сабан туена әзерләнгән чараларның беренче көне Кузбассның Б.Т.Штоклов исемендәге филармония концертлар залында тәмамланды. Кунаклар өчен Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде.

Биредә Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы медальләре һәм Рәхмәт хатларын, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы бүләкләрен тапшырды. Шулай ук Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Халыкара Шахтерлар Сабан туен оештыруга зур өлеш керткән җәмәгать һәм мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләде.

«Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызны берләштерә, аның мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга ярдәм итә, шул исәптән, Сабан туен үткәрүгә дә аерым игътибар бирелә», – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Кунаклар өчен Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловлар, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе ансамбльләре чыгыш ясады, алар арасында Татарстан Дәүләт Фольклор музыкасы ансамбле, Кемерово шәһәренең «Златница» казак җыры халык ансамбле, «Мириданс» халык бию ансамбле, «Агыйдел»дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Кузбасс» халык бию ансамбле һәм башкалар бар иде.

Һәркемне «Рәхим итегез!» дип каршы алабыз!

Халыкара Шахтерлар Сабан туеның рәсми ачылышы Кемерово шәһәренең «Мәскәү мәйданы»нда узды. Сабантуй – әлеге яңа мәйданда уздырылучы беренче чара.

Сабан туеның рәсми ачылышы Россиянең 22 өлкәсеннән килгән делегацияләр парады белән башланып китте. Хезмәт ветераннары һәм бүгенге көндә күмер чабу эшендә хезмәт иткән милләттәшләребез бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләп уздылар. Татарстан һәм Кемерово өлкәсе сәнгать коллективлары әзерләгән концерт программасы кунакларга күтәренке кәеф бүләк итте.

Рәсми өлеш Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилевның видеокотлавыннан башланып китте. «Кузбасста төрле милләтләр һәм гореф-гадәтләр дуслыкта яши. Биредә 153 милләт вәкилләре тормыш итә, – дип билгеләп үтте Губернатор. – Татарлар безне борынгы милли бәйрәм – Сабан туе белән таныштырдылар. Бүгенге бәйрәм бөтен милли мәдәниятләрне дә берләштерә торган чара булыр, ел саен уздырыла торган матур традициягә әйләнер дип ышанам».

Шулай ук биредә Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин «Кузбассның 300 еллыгы» медальләрен тапшырды. Әлеге бүләккә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кемерово өлкәсе мөфтие, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, күмер чыгару сәнәгате хезмәт ветераннары һәм эшчеләре Әкрам Гаттаров, Равил Шәйдуллин һәм Рөстәм Шәрәфетдиновка та лаек булдылар.

Алга таба сүз Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка бирелде. Ул бәйрәм кунакларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын җиткерде. «Бүген Сабан туе Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә дә үткәрелә. Сабан туе төрле милләт вәкилләре, төрле диндәге кешеләрнең очрашу урынына әйләнә. Сабан туе мәйданына килгән һәркемне «Рәхим итегез!» дип каршы алабыз. Бу безне тагын да якынайта, татар мәдәниятен популярлаштыруга, телне үстерүгә һәм иҗтимагый татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Сабан туеның кунакларына бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм күтәренке кәеф телибез!» – диелгән котлауда.

«Халыкара Шахтерлар Сабан туенда – безнең тарихыбыз. Татар халкы өчен шахтер һөнәре горурык билгесе булган. Бәйрәмнең ветераннар парады белән ачылып китүе дә шатландыра, чөнки алар – үз тырышлыгы һәм хезмәте белән якты киләчәккә ышаныч биргән кешеләр, иминлек һәм бәхет бүләк итүчеләр», – диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе Пермь шәһәренең Милли-мәдәни мохтарияте рәисе, РФ атказанган шахтеры Данир Закировка, Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Березовский рудник» җәмгыяте генераль директоры Фәрит Нәбиуллинга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медальләрен тапшырды. Татарстан Президенты Рәхмәте белән Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе идарәсе әгъзасы Евгений Нургалиевны, Прокопьевск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Наил Хисматуллинны бүләкләде.

Сабан туе көнне һава торышы да кунакларны сынап карады. Бәйрәмнең иң кызган чагында мәйданда яңгыр явып узды. Ләкин яңгыр астында Египет туристлары башкаруындагы милли биюләр, ап-ак татар мичендә пешерелгән коймаклар һәм үлән чәйләре күтәренке кәефне югалтмаска, бәйрәмне дәвам итәргә көч бирде. Ул арада һава торышы да җайланып, сәхнә янәдән яктырып китте. СабантуйТатарстан һәм Кемерово өлкәсе сәнгать коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Кечкенә агач йортлар, манаралы мәчет, сәхнә, милли ризык пешерү нокталары, татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләрен яктыртучы күргәзмәләр – бәйрәм кунаклары өчен Татарстанның Лениногорск районы тарафыннан «Татар утары» комплексы оештырылды. Бирегә Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм районның 150 вәкиле килде. Алар – мәдәният оешмалары хезмәткәрләре, җыр-бию коллективлары. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Лениногорск районы әзерләгән «Татар утары», Татарстан Республикасы Президенты карары белән, Кузбасска бүләк ителде.

Сабан туенда кунак булып төрле шәһәрләрдән милләттәшләребез килгән.  Новокузнецк шәһәрендә эшләп килүче «Шатлык» ансамбле дә мәйданда. Аның җитәкчесе Сәет Хаметов бәйрәм хакындагы фикерләре белән уртаклашты:

– Бүген без бик күп татарлар белән таныштык, аралаштык. Үзебезнең милләтебезне шулай халыкка күрсәтергә кирәк: монда милли киемнәр дә, ризыклар да – бар да бар. Балалар да Сабан туен күрсен, мондый бәйрәмнәрдә татарча сөйләшергә өйрәнсен. Ансамблебезнең исеме «Шатлык» – без халыкка шатлык китерәбез. Шуңа күрә, киләсе елда да Сабан туенда катнашырга, халыкка яхшы кәеф бүләк итәргә язсын.

Пермь шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе,Россиянең атказанган шахтеры, техник фәннәр докторы, профессор Данир Закиров да Сабантуйның бер кунагы:

– Мин әлеге чараның оешытырылуына сокландым. Шахтер һөнәре – иң авыр профессияләрнең берсе. Шахтерлар Сабан туе кысаларында бу һөнәр вәкилләренә игътибар ителде, моның өчен мин Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле. Элек без, Караганда, Кизел, Кузбасс, Урта Азия шахталарына, төрле төбәкләрдә эшләүчеләр, бергәләп җыела торган идек, очрашулар еш була иде. Соңыннан мондый гадәтләр онытылды. Ләкин бүген безгә янәдән аралашу мөмкинлеге бирелде, аеруча татарлар, шахтер булып эшләгән милләттәшләребез белән күрешү мөмкинлеге сөендерә.

Сабан туе бәйрәмнең иң көтеп алынган ярышларының берсе – көрәш белән дәвам итте. Халыкара Шахтерлар Сабан туеның батыры исеменә Чаллы егете 25 яшьлек Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды. «Сабан туе бик ошады, алдагы елларда да мондый бәйрәмнәр үткәрелеп торуын телим. Мин үзем көрәш белән беренче сыйныфтан ук шөгыльләнәм, барлык көрәшчеләргә дә тырыш һәм батыр булырга киңәш итәм», – диде ул.

Батырга Татарстан Республикасы Президенты бүләге – машина һәм, татар халкының борынгы гадәтенчә, тәкә бүләк ителде.

Сабан туенда төрле милләт вәкилләре, Кемерово шәһәре халкы, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән кунаклар күңел ачты.

«Шахтерлар Сабан туен Кузбасста үткәрү безнең өчен бик мөһим. Бу вакыйга татар халкының тарихын, телен өйрәнүгә этәргеч бирер, төрле милләт вәкилләрен берләштергән матур чара булып торыр. Халыкара Шахтерлар Сабан туен оештыру өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилевка һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләребезне белдерәбез», – дип билгеләп үтте Кемерово өлкәсе мөфтие, Кемерово татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Бикчәнтәев.

 

Чискез тырышлык һәм батырлык таләп итүче шахтер һөнәре вәкилләре Россиянең күмер чабу үзәгендә тәүге тапкыр очраштылар, шахталарда узган яшьлекләрен искә алдылар, хатирәләре белән бүлештеләр. Җәй уртасында узган Шахтерлар Сабан туе чын мәгънәсендә Хезмәт туена әйләнде.

Ләйсән ХӘЕРОВА

“ТАТАРЛАР” газетасы, июль 2021 ел,

13 сан (151)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*