tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татмедиа» бинасында «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылды

ВИДЕО: Татмедиа» бинасында «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылды

Зәй һәм Сарман районнарында Питрау җыеннары башланды. Быел «Онлайн Питрау» бәйрәме 17 июльгә кадәр дәвам итә.

Татмедиа» бинасында «Питрау җыены — җәй җәме» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрау бәйрәмендә төшерелгән 29 фото урын алган.

Фото авторлары — Рамил Гали һәм Илнар Төхбәтов. Фотоларга текстлар да куелган. Алар арасында Гәрәй Рәхим, Клара Булатова, Марс Макаров, Гөлшат Зәйнашева, Луиза Янсуар, Ямаш Игәнәй, Егор Уткин, Людмила Степанова шигырьләр, җырлардан өзекләр бар. Күргәзмә «Туганайлар» газетасы редакциясе һәм «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылды.

Республика күләмендә Питрау бәйрәме 17 июльдә гадәттәгечә Җөри авылында уза. Бәйрәмгә республика районнары, Башкортстанан, Чиләбе, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия республикасыннан, башка төбәкләрдән фольклор ансамбльләре килә. Яшь кызлар елдагыча «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнаша. Бәйгедә кызлар визитка күрсәтә, иҗади чыгышлар ясыйлар, үз якларының гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтәләр.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*