Чүпрәле районындагы иң зур авылларның берсе Татар Шатрашанында чираттагы “Шатрашан укулары” узды. Ике елга бер тапкыр үтә торган әлеге укуларның быелгысы Бөек Ватан сугышында һәлак булучы һәм яу кырыннан исән кайтып вафат булган авылдашларына багышлап үтте.

Кайчандыр шушы урамнарда уйнап йөргән Гөлсинә Абдуллина Кемерово өлкәсеннән кадәр кайткан. Әлеге изге бәйрәмгә кайткан кунаклар арасында Ульяновскидан ике депутат ханым да бар. Бүген Ульяновск шәһәре Думасы депутаты Алсу Әйзатуллова өч яшенә кадәр Шатрашанда яши. Оештыручыларның беренче максаты да читтә яшәүче авылдашларны туган төбәккә тарту һәм яшьләргә дин юлына юнәлеш бирү бит. Моннан ике ел элек беренче “Шатрашан укуларын” уздыру теләген шушы авылда туып-үскән, бүген Ульяновскида яшәүче егетләр әйтә. Читтә гомер итүче авылдашларының изге ниятен мәчет картлары да хуплый.

Бәйрәм барышында изге гамәлләр кылып, матур эшләр башкаручыларга бүләкләр таратылды, алар хөрмәтенә җырлар да яңгырады. Чүпрәле якларында матур традициягә кергән шундый ук бәйрәм бу атнада, 13 нче май көнне районның Шеланга авылында да узачак.
Рамис Сафин, “Яңа гасыр” каналы