tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шатрашан укулары” узды
“Шатрашан укулары” узды

“Шатрашан укулары” узды

Чүпрәле районындагы иң зур авылларның берсе Татар Шатрашанында чираттагы  “Шатрашан укулары” узды. Ике елга бер тапкыр үтә торган әлеге укуларның быелгысы Бөек Ватан сугышында һәлак булучы һәм яу кырыннан исән кайтып вафат булган авылдашларына багышлап үтте.

Татарстанның көньяк көнбатышында урнашкан иң ерак татар авылларының берсе Татар Шатрашанына бу көнне авылдашлар илебезнең кайсы гына почмагыннан кайтмады. Кунаклар әле басу капкасы янында ук туктап бер-берсе белән аралашып та алырга да өлгерделәр.

    Кайчандыр шушы урамнарда уйнап йөргән Гөлсинә Абдуллина Кемерово өлкәсеннән кадәр кайткан. Әлеге изге бәйрәмгә кайткан кунаклар арасында Ульяновскидан ике депутат ханым да бар. Бүген Ульяновск шәһәре Думасы депутаты Алсу Әйзатуллова өч яшенә кадәр Шатрашанда яши. Оештыручыларның беренче максаты да читтә яшәүче авылдашларны туган төбәккә тарту һәм яшьләргә дин юлына юнәлеш бирү бит. Моннан ике ел элек беренче “Шатрашан укуларын” уздыру теләген  шушы авылда туып-үскән, бүген Ульяновскида яшәүче егетләр әйтә. Читтә гомер итүче авылдашларының изге ниятен мәчет картлары да хуплый.

Заманында Шатрашанда ике мәчет, мәдрәсә булган.  Авылда хәтта Совет чорында да гаетләр тукталмаган.  Бүген ураза, корбан бәйрәмнәрендә халык мәчеткә сыймый. Гаетләргә генә түгел, җомага намазларына да йөрүчеләр көн саен арта бара. Араларында яшьләр дә байтак. Бүгенге бәйрәм дә изге дога белән башланып китте. Беренче булып сугыш кырларында ятып калучылар рухына дога кылынды. Аннан соң, шул чорда тылда эшләүче апаларга һәм балаларга рәхмәт сүзләрен дә онытмадылар. Чөнки җиңү яулауда аларның да әйтеп бетергесез өлеше бар бит.

Бәйрәм барышында изге гамәлләр кылып, матур эшләр башкаручыларга бүләкләр таратылды, алар хөрмәтенә җырлар да яңгырады. Чүпрәле якларында матур традициягә кергән шундый ук бәйрәм бу атнада, 13 нче май көнне районның Шеланга авылында да узачак.

Рамис Сафин, “Яңа гасыр” каналы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*