Тормышыбызны тагын да бизәргә теләп, озакламый ул яңа китаплары дөнья күргән язучы авторлар белән кызыклы очрашулар, култамга бәйрәмнәре уздыра башлады. Монысы да китап яратучылар өчен зур бүләк булды. Язучы авызыннан чыккан сүзне кышкы салкынга карамыйча, ераклардан килеп тыңлаучыларны күргәч: «Их, бергә утырып берәр чынаяк чәй эчүне дә оештырсалар…Тәэсире гомергә җитәрлек була бит!» – дип уйлап куйган идек. Нәшрият җитәкчеләре – кафе хуҗалары да уйланган икән бу хакта. Яңа ел алдыннан әдәби кафеда яраткан китабыңны сатып алырга да һәм тәмле чәй белән сыйланырга да мөмкин иде. Ул көнне Татарстан китап нәшриятының табасыннан гына төшкән балалар өчен язылган китаплар белән таныштырдылар. Бу хакта нәшриятның балалар әдәбияты бүлеген җитәкләүче Айсылу Галиева белән бүлек мөхәррире шагыйрь Рифат Сәлах сөенеп сөйләде. Болар: Рөстәм Галиуллин “Биш “2ле”, Лиана Әмирханова “Үстерә торган китап”, Алина Хисамиева “Күбәләкле җәймә “, Алинә Бикмуллина “Йолдызлар шулай куша” җыентыклары. Авторларның барысының да яшьләр булуы шатландырды. Без әдәбиятка килгәндә дә остазларыбыз Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Җәүдәт Дәрзәманов шулай сөенгәннәр иде. Бездән соң да кемнәрдер балачакка хезмәт итәргә тиеш бит инде. Роберт абый Миңнуллинның ноталар белән бирелгән яңа җырлар китабын күргәч, моңсу булып китте. Ярый әле, кеше китсә дә, җырлары кала.
“Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинованың да әле бүген генә дөнья күргән “Башваткычлар, уеннар” китабын кулыннан куя алмавына бер дә гаҗәп түгел. Үзең язган китап балаң кебек ул, бик кадерле. Бу уен башваткычларның барысы да быел 30 еллыгын билгеләп үткән “Салават күпере” журналында басылган булган. Хәзер менә матур китап – Яңа ел бүләге булып, малайлар-кызлар кулына керергә әзер. Нәни Өммегөлсемгә ошады инде ул. Калган сабыйлар да, әти – әниләр дә яратмый калмас.
Әдәби кафеда Яңа ел алдыннан авторларның яңа китапларыннан яңа шигырьләр тыңлый-тыңлый эчкән чәй бик тәмле булды. Шикәр генә түгел шигырь дә тәмле дә, ямьле дә итә шул ул табынны.