Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музеенда – «Бер дуслык тарихыннан» дигән костюмлы кичә булды. 1930 еллар стилендәге иммерсив косплей – Шәриф Камал һәм Салих Сәйдәшев музейларының һәм «Идел» журналының беренче зур коллаборациясе.
Кунаклар тере музыка, яшь татар шагыйрьләренең шигырьләрен, ретропластинкалар тыңлады, фотоларга төште, театральләштерелгән репетиция карадылар. Шулай ук, диджей Malsi Musicтан татар классикасының ремикслары яңгырады. Тиешле киемдә килә алмаган тамашачылар өчен татар әдәбияты тарихы музее гардеробында сайлау өчен костюмнар әзерләнде.
Шәриф Камал музее мөдире Айдар Шәйхин әйтүенчә, композитор Салих Сәйдәшев һәм Шәриф Камал якын дуслар булган, Шәриф Камал янына бу йортка Салих Сәйдәшев килеп йөргән.
«Бу йорт үзенә бик күп кешеләрне кабул иткән һәм әле дә кабул итүне дәвам итә. Без Шәриф абыйның әсәрләрен, көндәлекләрен, хатларын укып, шул чордагы мохит, бәхәс, сөйләшүләрне аңлый алабыз. Барысы да шул ук икәненә инанабыз – бернәрсә дә үзгәрмәгән. Көенечләр, сөенечләр – шул ук, барыбыз да гаилә, бәхет, дуслык турында уйлыйбыз. Алар да шундый ук безнең, сезнең сыман иҗади кешеләр, әдәбият, шигърият, музыкага гашыйк, тормышка мөкиббән кешеләр булган икән», – диде ул.
«Без Татарстан Милли музее партнеры – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына рәхмәтле. Махсус безнең өчен алар 30 еллар чорына туры килгән костюмнар бирде. Теләгән һәркем үзе өчен костюм таба алды», – диде Айдар Шәйхин.
Кичәдә Шәриф Камалның оныгының улы – Айрат Байгилдиев та килгән иде. Ул Татар китабы йортына бик еш килеп йөрүен, һәр чарада катнашуын әйтте. «Шәриф Камал – татар әдәбияты классигы, аның әсәрләре – искитмәле! Мәсәлән, «Хаҗи әфәнде өйләнә», шахтерлар турындагы «Козгыннар оясында» әсәрләрен яратып укыйм. Хәзерге вакытта әбием Зәйнәп Байгилдиеваның архивын өйрәнәм, ул озак еллар бу музейда мөдир булып эшләде. Архивта бабамның 1930-1940 еллардагы сирәк китапларының, әсәрләренең нөсхәләре бар», – диде ул.
«Бу кичәгә мин Шәриф Камалның төзәтмәләре кертелгән сирәк китапларның берсен алып килдем һәм Шәриф Камал музеена бүләк иттем. Мин, бабам кебек, иҗат юлыннан китмәдем. Татар телен аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм. Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган чараларда бик теләп катнашабыз. Бабамның вафаты көнендә – 22 декабрьдә Татар зиратына аның каберенә бардык, мулла дога укыды. Җәен дә зиратка барабыз, каберләрен карап торабыз», – диде Айрат Байгилдиев.
«Вакыйгалар берьюлы берничә урында булды. Тамашачы нәрсә карарга һәм тыңларга икәнен үзе сайлады. Хәтта микрофонга чыгып, шигырьләр укырга яки дуслар белән аралашырга мөмкинлек туды. Бердәнбер шарт – узган гасырның 30-40 еллары стилендәге киемдә килү иде», – дип аңлатма бирде Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев.
Гөлназ Гыймадиева Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» спектакленең читкасында катнашкан. «Безне режиссер Әминә Миндиярова җыйды. Без 1930 еллардагы актерлар булып яшибез, уйныйбыз. Минем бик тә әлеге спектакльдә уйныйсым килгән иде. Бүген мин мулланың ярдәмчесе Мәликәне уйнадым», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform