tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенинның яңа китабы чыкты
Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Сөнгатулла  Бекенинның яңа китабы чыкты

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенинның яңа китабы чыкты

Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җырчысы Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның 85 еллык юбилеена багышланган “Татар көйләр-моңлы көйләр” дип аталган яңа китабы чыкты. Сөнгатулла Хәкимҗан улы:”Туган илемә, себер табигатенә, татар теленә, татар сәнгатенә багышлап иҗат иткән шигырьләремне нотага салып Илнар Көлмәмәтов ярдәме белән җыентык дөнья күрде. Илнар Шамил улы иҗади күңелле һөнәр остасы, ярдәмчел, сәләтле, оста, киң күңелле егет. Аңа рәхмәтләремне белдерәм, теләкләремне юллыйм,”-дип шатлыклы хәбәре белән уртаклашты. Ноталы китап чыгару җиңел эш түгел. Сөнгатулла абыйның берничә шигыренә һөнәри белеме булган Динара Әпсәләмова, хәзер Ильнар Көлмәмәтов зур тырышлык күрсәтеп күп эш башкара.

Үз төбәгебездә булган шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләренә көйләр иҗат ителгән яңа чыккан җырлар җыентыклары күп түгел. Сөнгатулла абый җыр китабын җырчыларга, мәдәният үзәкләрендә эшләүче иҗат кешеләренә түләүсез тараткан. Якташыбызның яңа китабының тиражы зур түгел. Китапны татар сәнгатен яртаучы якташларыбыз рәхмәт әйтеп алдылар. С.Х.Бекенин ветераннар ансамбле ”Яшьлеккә сәяхәт”тә бүгенге көндә уен коралында уйнаучы бердәнбер үзешчән артист. Автор шәһәр, район тамашачыларына яхшы таныш.

Татар авылларда оештырылган концертларда, скрипкәсендә үзлектән уйнарга өйрәнгән, һәркемгә таныш булган көйләр уйнаган, халык, дини темалар буенча иҗат иткән җырлары белән таныла. Сөнгатулла абый үзе Роберт Миңнуллинның шигырьләрен дә яратып укый, яттан сөйли. Ветеран укытучы татар халкының уртак теле, мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре барлыгын онытмый. Җыентыкта авторның шигырьләренә, үзе иҗат иткән көйләргә 51 җыр кергән.

4 шигырьләр җыентыгы, бер җырлар җыентыгы китаплар авторы шигырьләренә көйләр иҗат ителгән җырларны башкарган күренекле җырчылар, композиторлар Рөстәм һәм Руслан Мәмәтовларга, балалар ансамбле “Йолдызлар” белән эшләүче Динара Әпсәләмовага, ветераннар ансамбле “Яшьлеккә сәяхәткә”, иҗатташ дусларына, Илнар Көлмәмәтовка рәхмәтләрен белдерде.

                                                        Римма Умитбаева,

Тубыл.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*