tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады

Безнекеләр сынатмады

Газетабызның узган саннарының берсендә 5-8 февраль көннәрендә Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узуы һәм анда безнең төбәктән дә катнашучылар барлыгы турында хәбәр биргән идек.

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теленең һәм укучыларының белем дәрәҗәсен күтәрү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максаты белән оештырылган тел бәйгесендә илебезнең 22 төбәгеннән (Удмурт, Чуваш, Мордовия, Марий Эл, Башкортостан Республикалары, Әстерхан, Ульян, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Киров, Курган, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Красноярск крае, Мәскәү шәһәре) олимпиаданың өлкә турларында җиңгән 8-11 класс укучылары – нибары 165 укучы катнашты.

Исегезгә төшерәбез, безнең Нижгар төбәге данын әлеге тел бәйгесендә бу юлы сигез укучы –  Зөлфия Арибҗанова һәм Рената Бәдретдинова (Татар Моклокасы), Рамилә Зарипова, Сылу Сафиуллина һәм Альбина Хәйретдинова (Сафаҗай), Ансар Таҗетдинов, Диләрә Измаилова һәм Эльнара Абдряхимова (Зур Рбишча) яклады. Аларны Зур Рбишча мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Файлә Таҗетдинова җитәкләп барды.

– Олимпиада, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә узды. Беренче көннән алып соңгысына кадәр һәр җирдә тәртип, зур оештыру эше ачык чагылды.

Бәйгедә катнашучылар язма турда татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәрне үтәде, ә Гаилә елына багышланган “Нәфис сүз” номинациясендә укучылар танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре гаиләсе турында шигырь яки проза яттан укыды.

Әйтергә кирәк, укучыларыбыз сынатмады һәм туган яклардан еракта узган бәйгедә уңышлы чыгыш ясады – Сылу татар теле буенча җиңү яулады, Эльнара белән Рената “Нәфис сүз” номинациясендә җиңеп чыкты, Ансар, Диляра, Альбина, Рамилә һәм Зөлфия олимпиада призерлары сафына керде. Иң куанычлысы –  укучыларның һәркайсы апрель аенда Казанда узачак Халыкара олимпиадага чакыру алды.

Шулай ук, олимпиадада катнашучылар өчен Казан шәһәренең истәлекле урыннарында булу, Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театрында, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакльләр карау, ә укучыларны җитәкләп барган укытучылар өчен Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты галимнәре, дәреслекләр авторлары белән методик семинарлар оештырылган иде.

Кәрим Тинчурин театрында узган олимпиаданы ябу тантанасында ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамали, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Казан федераль университеты доценты Кадрия Фәткулова катнашты. Олимпиада җиңүчеләренә һәм Гран-при ияләренә БТКның кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Казаннан кабат рухланып һәм күтәренке кәеф белән кайттык. Киләчәктә дә телебезне саклап калу файдасына тыгыз хезмәттәшлектә торырга насыйп булсын, – дип уртаклашты Файлә ханым.

Без аны һәм Нижгар төбәге данын төбәкара тел бәйгесендә намуслы яклаган егет-кызларны ихластан котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*