tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данлы үткәнебез — өметле киләчәгебез
Данлы үткәнебез — өметле киләчәгебез

Данлы үткәнебез — өметле киләчәгебез

2024 ел — Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Шәхесләр елы» буларак игълан ителде. Бу җәһәттән ут күрше Башкортстан төбәгендә дә матур рухиятле чаралар җанланып китте. Якташларымның эшләре белән ихлас горурланам.

Чакмагыш районының Аблай авылы китапханәсендә искиткеч матур чара үтте. Чара барышында яшь буын вәкилләре китапханәче Айсылу Сираева белән туган якның тарихына байкау ясадылар.

Айсылу Радик кызы авылның барлыкка килүе, тарихы, күренекле шәхесләре хакында бәян итте. Чал тарихлы авылның горурланырлык өлкәләре бик күп. Ә биредә исә катнашучылар танылган шәхесләрнең тормыш юллары, иҗатлары, хезмәтләре белән таныштылар. Аларның һәркайсы милләт үсеше, балкышы өчен гаять зур хезмәт куйган шәхесләр.

Горурланырлык күренеш, Аблай — 5 әдипнең туган ягы. Урындагы мәктәп укучылары фронтовик-шагыйрь Әкрәм Вәли, билгеле күз табибы Габдулла Кодаяров, күренекле язучылар Әхкәметдин һәм Гыйзетдин Исәнбердиннар, атаклы журналист, танылган әдип Әгъдәл Низаев, шагыйрә, галимә Рәзинә Мөһияр кебек шәхесләрнең тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштылар. Иҗат әһелләренең әдәби-мәдәни мирасын өйрәнделәр.

Китапханәдә, аның каршындагы музейда танылган якташлар хакында бик күп мәгълүмат саклана. Берничә ел элек үзем дә, музейга журналист, оста шахматчы Әгъдәл Низаевның шахмат тактасын бүләк иттем. Экспозицияләр экспонатлар белән һәм зәвык ягыннан даими баетылып тора.

Бүгенге замана шартлары чын патриотлар тәрбияләү максатын куя. Моны без узганыбызны онытмыйча, данлыклы кешеләребезне хөрмәтләп, киләсе буынга җиткерә белсәк кенә башкара алабыз. Мондый чараларның әһәмияте ифрат зур!

Юлай НИЗАЕВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*