Һиҗри календарь буенча рамазан ае тәмамлану белән шәүвәл ае башлана. Бу айның беренче көнендә мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Бу айның алты көнендә мөселманнарга ураза тотарга киңәш ителә. Хәдисләрдән аңлашылганча, рамазан аенда фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аеның алты көнен дә уразада уздырган кешегә бик күп савап языла.
Шәүвәл ае уразасының үзенчәлекләре турында «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
– Шәүвәл ае мөселманнар өчен нинди әһәмияткә ия? Шәүвәл ае уразасы нидән гыйбарәт?
– Шәүвәл ае – рамазан аеннан соң килә торган ай. Әлеге айның беренче көнендә Ураза гаете билгеләп үтелә. Шәүвәл ае уразасы ул – сөннәт. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кем исә рамазан аеның фарыз уразасын тотып, аннан соң шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул ел буе ураза тоткан кебек булыр», – диелә. Билгеле булганча, ислам динендә һәрбер гамәлгә, изгелеккә ун мәртәбә әҗер-савап өстәлә. Ай утыз көннән килеп, шуны унга тапкырласаң, 300 була. Шуңа тагын шәүвәл аенда тоткан алты көн ураза өчен әҗер-савапны өстәсәк, 360 була. Ә Һиҗри календаренда бер елдагы көн саны 365 түгел, 11–12 көнгә кыскарак. Шуңа күрә шәүвәл аенда ураза тотсак, ул саваплы. Аның хөкеме – сөннәт. Әгәр кеше аны тотмаса, моның өчен гөнаһ язылмый. Шәүвәл аеның беренче көненә туры килгән гает көнендә ураза тоту тыела.
– Шәүвәл ае уразасын казага калдырып тотарга рөхсәт ителәме?
– Шәүвәл уразасы сөннәт булганга күрә, аны каза кылмыйлар. Фарыз, нәфел уразалары гына каза кылына.
– Әгәр кешенең калган уразалары булса, башта кайсын тотарга кирәк: казага калган уразаларны тотып, аннары шәүвәл уразасын тотасымы? Әллә киресенчә эшләргә кирәкме? Кешенең ураза тотмаган көннәре бер айга якын булса, аны казага калдырып тоткач, тагын алты көнне тотканчы, шәүвәл ае үтеп китә. Бу очракта казага калдырып тоткан шәүвәл ае уразасы кабул булачакмы?
– Әгәр кеше авыру яки сәфәрдә булу сәбәпле, рамазан аеның кайбер көннәрендә ураза тотмаган икән, аңа каза кылу тиешле, фарыз була. Әгәр ул аны шәүвәл аенда каза кылса, бу ай үтеп китә дә, ул аның савабын алып кала алмый. Галимнәр фикеренчә, бу очракта кеше башта шәүвәл ае уразасын тотып, аннары рамазан аеннан калган фарыз уразасын каза кыла ала. Ләкин, гомумән карасак, шәүвәл ае уразасы бит инде ул сөннәт булып тора. Ә фарызны кайтару тиеш гамәл санала. Без тагын бер ел яши алырбызмы-юкмы, анысын беркем белми. Шуңа күрә кеше, беренче итеп казага калган фарыз уразаларын тотып, Аллаһы Тәгалә каршында бурычларын кайтарып бетереп, аннан соң гына шәүвәл уразасын тотса, хәерлерәк була.
– Рамазан, шәүвәл ае уразаларыннан тыш, ислам динендә өстәмә уразалар да каралганмы? Шуларны да искә төшереп үтегезче.
– Ислам динендә фарыз һәм сөннәт булган уразалар бар. Аның беренчесе рамазан аенда тотыла. Ай саен өч көн ураза тоту, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тоту, зөлхиҗҗә аенда, Гарәфә көнендә ураза тоту саваплы, сөннәт санала. Шулай ук Гашура көнендә, ягъни мөхәррәм аеның унынчы көнендә, шәгъбан аеның беренче яртысында ураза тоту да саваплы, нәфел уразасы булып тора. Бу уразалар барысы да – сөннәт. Аларны тотсаң, савабы бик зур була. Әмма тотмасаң, гөнаһы юк. Ислам динендә көнаралаш ураза тоту да саваплы санала.
Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту фазыйләтләре:
Беренче көн өчен ул кешенең кырык еллык гөнаһысы ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә ул кешегә гамәл дәфтәрен кыямәт көнендә уң кулына бирер. Ул кешегә Аллаһы Тәгалә оҗмах ияләреннән кырык хөллә кидертер. Ул кеше өчен кырык дәрәҗә бирелер.
Икенче көн ураза тоткан өчен җитмеш хаҗ савабы язылыр.
Өченче көн ураза тоткан өчен ике йөз шәһит савабы язылыр. Бу кешенең каберен һәр көнне йөз фәрештә зиярәт кылыр, кыямәт көнендә бу кеше өчен изгелекләр язылыр.
Дүртенче көн өчен Аллаһы Тәгалә бу кешенең дөнья һәм ахирәт хаҗәтләреннән җитмеш хаҗәтен үтәр. Һәр көнне бу кеше өчен җитмеш мең фәрештә мәгъфирәт теләр, ягъни: «Йа Рабби! Бу бәндәнең гөнаһысын ярлыка», – дип дога кылырлар.
Бишенче көн өчен Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итәр. Ул кешенең кабер газабын күтәрер. Кыямәт көнендә бу кешенең йөзе нурлы булыр.
Алтынчы көн өчен бу кешегә Аллаһы Тәгалә алтмыш ел ураза савабын язар. Әгәр шушы арада вафат булса, шәһит булып китәр.
Динә Гыйлаҗиева
Чыганак: vatantat.ru