tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете белән котлавы
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете белән котлавы

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете белән котлавы

Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Шушы айда без кояш чыкканан кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып тордык, кичләрен якыннар белән мул табыннар артында ифтар кылдык.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә “Кем Рамазан аенда чын күңелдән бирелеп уразаларын тоткан булса, ул бәндә анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр” дигән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, изге ай тәмамлангач та дәвам итик, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.

Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе                                                                   В.Г. Шәйхразыев

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*