Соңгы вакытта нәсел-нәсәпкә бәйле сораулар белән кызыксынучылар күп. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре үз нәселен барлау, гаилә тарихын теркәү белән ешрак шөгыльләнә башлаган. Ел башыннан архивларга гаилә тарихына бәйле сораулар белән генә дә 1600 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.
Кемдер туганын эзли, кемдер тулы бер нәсел тарихы белән кызыксына. Архивка килүчеләрнең 40 проценты нәсел шәҗәрәсен төзергә тели. Шулай ук туганлык җепләрен раслаучылар, мал-мөлкәтнең бүләк ителүенә бәйле сорауларга җавап эзләүчеләр дә күп.
Белүебезчә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә моңарчы да шәҗәрә төзү бәйгеләре үткәрелеп килде. Быелдан башлап, Татарстан Дәүләт архивы республика күләмендә “Минем шәҗәрәм” дип аталган бәйге оештыра башлаячак. Бәйге 4 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү йортларында укучы 18 яше тулмаган студентлар катнаша ала. Алар арасында беренче төркемгә – 1-4 сыйныф, икенчегә – 5-8 сыйныф, өченчегә – 9-11 сыйныф укучылары һәм дүртенче төркемгә 18 яше тулмаган студентлар керә. Кечкенә сыйныф укучылары шәҗәрәгә бәйле төрле иҗади эшләр, гаилә фоторәсемнәре, плакатлар, төрле кул эшләнмәләре тәкъдим итә ала. Урта сыйныфлар (5-8) нәсел агачы, фотоальбом, эссе, реферат, инша кебек эшләр әзерләп тапшырса, югары сыйныфта укучылар фәнни эшләр, гаилә тарихы буенча өйдә төшерелгән фильмнар ясый ала. Студентларга исә архив документларына таянып төзелгән эшләр һәм докладлар ясарга туры киләчәк. Һәр төркемдә дә җиңүчеләр аерым билгеләнәчәк. Беренче өч урынны алучыларга планшет, кесә телефоны һәм электрон китап кебек кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
“Минем шәҗәрәм” бәйгесендә шулай ук 18 яше тулганнар да катнаша ала. Аларга сайлау рәвешендә йә мәкалә, эссе кебек язма эшләр, йә генеалогия буенча схема һәм нәсел агачлары төзү, йә гаилә тарихы буенча видеохезмәтләр яисә презентация ясау кирәк булачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Беренче урынга – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга 20 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Эшләрне урыс һәм татар телләрендә тапшырырга мөмкин. Моның өчен әзер эшләрне һәм гаризаларны Казан шәһәре, 8 Март урамы, 5а йорт адресы буенча җибәрергә кирәк. Электрон гаризаларны [email protected] адресы буенча теркәргә була. Татарстан Дәүләт архивы шулай ук архив эше буенча район архивлары арасында да бәйгеләр уздыра. Аларда җиңүчеләр акчаларын фондларны баету өчен төрле техник җиһазлар алуга тотачак. Моннан тыш ике төрле юнәлештә 15 грант буенча да бәйге игълан ителгән. Бу хакта тулырак Татарстан дәүләт архивы сайты аша танышырга мөмкин.
Татарстан Дәүләт архивы киләчәктә шәҗәрә төзү үзәге оештырырга ниятли. Анда шәҗәрә төзү буенча расланган фактларга һәм архив документларына нигезләнеп эшләүче тикшеренүчеләр җәлеп ителәчәген дә әйттеләр. “Без, тикшерүчеләрне җәлеп итеп, шәҗәрә төзү үзәге оештырачакбыз. Кешеләр дөрес булмаган мәгълүмат бирүче оешмаларга мөрәҗәгать иткәнче, бу мәсьәләне хәл итәр өчен безгә килә алачаклар”, – диде Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. Архив белгечләренә кабат тикшертергә бирелгән эшләрдә кайбер тарихи фактларда ялгышлык киткән урыннар да күп булган. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары Илдар Шәфыйков әлеге эшне нигезләп оештырып җибәрергә вакыт кирәк булачагын, әмма моның мөһим эш булуын әйтте. “Без шәҗәрә төзү оешмалары турында үзара гына сөйләшәбез, бәлки, кайчан да булса, без шушындый оешмаларны лицензияли башларбыз. Әмма бу өлкәдә эшләр тиз генә бармаячак. Чынбарлыкта мин сезгә, шәҗәрә кирәк булса, менә шушы-шушы оешмаларга мөрәҗәгать итегез, дип әйтә алмыйм”, – диде ул.
Шәҗәрә төзү буенча әле эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Татарстан архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе якын киләчәктә мәгълүмати платформа ясау турында уй-планнары белән дә уртаклашты. “Киләчәктә мәгълүмати платформа ясау һәм анда булган шәҗәрәләрне теркәү ниятебез бар. Төркиянең дәүләт хезмәтләре порталында, үз исем-фамилияңне язып, якын туганнарыңны эзләп табу мөмкинлеге бар. Без дә, андый ук күләмдә булмаса да, иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөмкинлеге булыр дип уйлыйбыз”, – диде Гөлнара Габдрахманова.
Татарстанда Россия һәм Татарстан дәүләт архив хезмәтләренең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында күп чаралар уздырыла. Иң зур эшләрнең берсе булып, республикада бөтен архив фондын цифрлаштыру дәвам итә. Бу киләчәктә нәсел тарихын өйрәнүчеләр өчен дә уңайлы булачак. Бүген үк һәркем архивка килеп, үз гаилә тарихын өйрәнә ала. Моның өчен уку залына язылып, метрикә кәгазьләрен электрон рәвештә укудан башларга кирәк.
Рәсимә Галиева