Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Шәһри Биләр» республика пленэр-мәктәбе үтәчәк
«Шәһри Биләр» республика пленэр-мәктәбе үтәчәк

«Шәһри Биләр» республика пленэр-мәктәбе үтәчәк

1-14-нче октябрьдә «Сәләт» сәләтле балалар һәм яшьләр берлеге Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге белән берлектә беренче тапкыр «Шәһри Биләр» республика пленэр-мәктәбен уздыра.

Проектның максаты – табигать гүзәллекләрен һәм сакраль объектларны, мәдәни-тарихи истәлекләрне һәм артефактларны картиналарда мәңгеләштерү; халыкның Шәһри Биләр белән рухи бәйләнешен рәсем аша сурәтләү; профессиональ рәссамнар ярдәмендә Биләрнең бөеклеген күрсәтү һәм иң мөһиме – бу эшкә сәләтле балаларны җәлеп итү.

Пленэр-мәктәп эшчәнлегендә 8-11-нче сыйныфта укучы сәләтле балалар, шулай ук Татарстанда, Русиянең төрле төбәкләрендә сәнгать училищеларында укучылар, югары уку йорты студентлары, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең балалары катнаша. Аларны портфолио нигезендә сайлап алдылар.

Пленэр-мәктәп Сәләт Клубы һәм ТР Рәссамнар берлегенең уртак проекты буларак ел дәвамында эшләячәк.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*