Халыкара туган тел көненә багышланган «И туган тел, и матур тел» шигърият бәйгесе Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә 16нчы апрельдә үтте.
Шигърият бәйгесендә Тубыл шәһәре мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан, Тубыл районы мәктәпләреннән укучылар катнаштылар. Төрле яшь категорияләрдә катнашучылар арасында күпчелеге беренче төркемдә булдылар. 7 яшькә кадәр катнашучылар балалар бакчаларыннан килгәннәр. Алар рус, татар телендә, ике телдә бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Бәйге сәнгатьле шигырь сөйләргә өйрәткән, татар шигъриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уятучы тәрбиячеләрнең, укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын күрсәтте. Фәридә Базарова Муса Җәлилнең “Куян” шигырен сөйләп беренче урын диплом белән бүләкләнде (укытучысы Тәнзилә Тимканова, Хуҗайлан мәктәбе); Алсу Айдуллина Галия Абайдуллинаның “Тупчык” шигырен сөйләп икенче урын алды (җитәкчесе Римма Шәрипова); өченче урынга Әминә Шәрәфиева чыкты. Ул Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сөйләде (җитәкчесе Гүзәл Әбдукәримова).

13-17яшькә кадәр катнашучылар арасында Бизино мәктәбе укучысы Ләйсән Гарифуллина Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен сөйләп беренче урынга чыкты (җитәкчесе Рауза Гарифуллина); Альберт Көлмәмәтов Булат Сөләймановның “Казаннан китәр алдыннан” шигыре белән беренчелекне алды (җитәкчесе Римма Баганаева); Рузия Хәмидуллина Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен сөйләп икенче урынга лаеклы булды (җитәкчесе Нурхәнә Хәмидуллина).

Бәйгенең жюри рәисе Мәдинә Уразмәтова, әгъзалары профессор Гүзәл Фәйзуллина, тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских бәйгедә катнашучыларны, җиңүчеләрне ихлас котладылар.
Бәйгегә ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килүче балаларга, аларның укытучыларына, шигърият конкурсын оештыручы себер татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйге тәмамланды, җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. Быел да истә калырлык чыгышлар, ихластан, сәнгатьле итеп укый белгәннәрнең сөйләм осталыгы сокланырлык булганы турында әйттеләр.
Римма Умитбаева.
Тубыл