tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәрендә “Идел буе халыклары” фестивале уза
Димитровград шәһәрендә “Идел буе халыклары” фестивале уза

Димитровград шәһәрендә “Идел буе халыклары” фестивале уза

15-20 апрель көннәрендә Димитровград шәһәренең «Юность» сәламәтләндерү лагеренда “Идел буе халыклары” фестивале уза. Биш көн дәвамында балалар Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәнияте, гореф -гадәтләре, йолалары, аш-сулары, милли киемнәре, матбугат чаралары белән танышалар. Татар, чуваш , мордва, рус балалары бер-берсенә кунаккка йөриләр, һәрберсе үз миләте хакында горурланып сөйли.

Фестивальдә өлкәбезнең барлык районнарыннан да диярлек килгән 30дан артык татар баласы катнаша.

Фестиваль кысаларында балалар белән очрашуга татар язучылары, журналистлар һәм мәдәният хезмәткәрләре килде.

Беренче көнне укучылар Димитровград шәһәренең Г. Тукай исемендәге 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева, ана теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина, җирле рәссам Вәгыйз Хәйруллин, шагыйрә, ике китап авторы Гөлсинә Хәнәфи белән очраштылар.
Икенче көнне алар өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, тележурналист Рамис Сафин, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова белән күрешү бәхетенә ирештеләр. Нурия Минзаһит кызы татар милли костюмының тарихы, аның үзенчәлекле тегелеше һәм бизәлеше турында кызыклы итеп сөйләде.
Якшәмбе көнне очрашуга өлкәбездә чыгып килүче “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, редакциянең җаваплы секретаре Рүзия Хәлимова, Татарстан Язучылар берле әгъзасы Шәфикъ Иматдинов килделәр.

Мөхәррир Исхак Хасбулла улы укучыларны милли басма белән таныштырды, һәр укучыга газета бүләк итте. Шагыйрь, биш китап авторы Шәфикъ Иматдинов иҗаты да укучыларда зур кызыксыну уятты. Рузия Хәлимова кызыклы викторина оештырып, балаларның белемнәрен тикшерде. Шулай ук ул кызлар һәм малайларны ” Өмет “нең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары белән таныштырды. Бергәләп сайттан хәбәрләр дә укыдылар. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр. Димәк, бик тиздән балалар үзләрен газета битләрендә күрәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*