tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең “1 нче мәхәллә” мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте
Ульяновск шәһәренең “1 нче мәхәллә” мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте

Ульяновск шәһәренең “1 нче мәхәллә” мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте

Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районында урнашкан “1 нче мәхәллә” мәчетендә Рамазан ае дәвамында көн саен ифтар мәҗлесе үткәрелеп килә. Җәмәгать белән тәравих намазын укырга да илледән артык дин-кардәшебез көн саен мәхәлләгә ашкына.

Узган җомга көнне мәхәлләгә мөхтәрәм кунаклар да килгән иде. Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары Наил Гыззәтуллин тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Ул Рамазан аенда юмартлык күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакырды.

Өлкә эшмәкәрләр үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов, Засвияжье районы башлыгы Наил Юмакулов, татар автономиясенең Тимерьюл районы советы рәисе, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов мөселман кардәшләребезне сәламләделәр һәм саваплы эш башкарулары өчен мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов белән җирле “Ак калфак” кызларына рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Рамис Сафин

Ульяновск

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*