tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шөгер мөслимәләре Самара өлкәсенә сәяхәт кылды
Шөгер мөслимәләре Самара өлкәсенә сәяхәт кылды

Шөгер мөслимәләре Самара өлкәсенә сәяхәт кылды

22 август көнне 20 кешедән торган Шөгер апалары-мөслимәләре Самара өлкәсе Денис авылына сәяхәт кылдылар.

Бу хакта менә ниләр яза алар: “Баштан авыл музеена тукталып, тарихи музейга кердек. Үткән гасыр башында һәм уртасында татар авылының тормышын чагылдырган берсеннән — берсе кызыктыргыч экспонатлар белән таныштык. Олыгайган апаларыбызның, яшь чаклары искә төшеп, күзләре дә яшьләнде… Бик кунакчыл каршы алып, чәйләр эчереп озаттылар.

Аннары авылда сакланып калган 1909 елгы  мәчеткә кереп,  җәмәгать белән өйлә намазы укыдык. Хәзрәтнең мәчет тарихын һәм вәгазен тыңладык.

Коръән мәҗлесенә кереп, вәгазьлэр тыңлап, Коръән укып, тамак ялгап алгач, кайтырга кузгалдык. Барыбызга да бик ошады, рухи азык җыеп, күршедәге мөселман кардәшләребезнең матур итеп яшәүләренә шатланып кайттык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын аларга. Башкаларга да барып, күреп кайтырга дигән теләктә калабыз”, дип хәбәр итәләр Шөгер мөслимәләре.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*