tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә узачак Халыкара китап ярминкәсендә китапларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәк
Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә узачак Халыкара китап ярминкәсендә китапларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәк

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә узачак Халыкара китап ярминкәсендә китапларның киң ассортиментын тәкъдим итәчәк

30 августтан 3 сентябрьгә кадәр Мәскәүнең «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексында 36 нчы Халыкара китап ярминкәсе узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия, Иран һәм Кытай илләреннән 300дән артык катнашучы үзләренең яңа басмалары белән таныштырачак. Биш көн эчендә биредә 7 мәйданчыкта 200дән артык чара узачак: китаплар презентациясе, авторлар белән очрашулар, дискуссияләр, конференцияләр.

Татарстан китап нәшрияты берничә мең данәдә 200дән артык исемдә китап тәкъдим итәчәк. Безнең стендта (5 нче павильон, 3 нче зал, № 9) яңа басылган китаплар, заманча авторлар һәм классиклар әсәрләре, балалар басмалары, шул исәптән интерактив басмалар, сәнгать һәм туган якны өйрәнү, тарих һәм архитектура темасына китаплар, татар телен өйрәнү буенча китаплар һ. б. белән танышырга мөмкин булачак:
– Евгений Бурдинның балыкчы өчен «Золотое дно. Рыбные сокровища Волго-Камья» юл күрсәткече;
– Татарстан халыклары әкиятләре;
– Татар-рус, рус-татар кыскача сүзлеге;
– Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» китабы;
– Нәбирә Гыйматдинованың “Онытмадым” китабы;
– Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» китабы;
– Ринат Мөслимовның «Бүлек булып калсын җырларым!» интерактив җыр китабы;
– Булат Хәмидуллинның «Алтын Урда һәм аның тарихи мирасы» тарихи басмасы;
– Марсель Бакировның «Ата-бабаларыбызның килеп чыгышы серләре (тарихи-лингвистик тикшеренү)» китабы;
– Динара Зиннәтованың «Бәхет. Счастье по-татарски»;
– «Татарстан скульптурасы» иллюстрацияле альбомы һәм башкалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*