Ул 2015 елның 9-10 июль көннәрендә Башкортстан республикасның башкаласы Уфада узачак. Русия Президенты Владимир Путин Дүшәнбедә (Таҗикстан) узган Шанхай оешмасына кергән илләр җитәкчеләре утырышында Русия ШОС рәисе дәүләте функцияләрен үтәүгә зур җаваплылык белән карый дип белдерде.

– Гамәлдә, әзерлек эшләре уйланганча алып барыла. Без саммитларны гадәти рухта кабул итеп, яхшы итеп үткәрәчәкбез. Моның никадәр җаваплы эш икәнен, никадәр зур эш һәм һәркайсыбызга никадәр тырышлык салырга кирәк буласын аңлыйбыз, – дип белдерде. ШОС саммиты нәтиҗәләре буенча Русия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм КХР рәисе, Дүшәнбе декларациясен дә кертеп, тиешле документларга кул куйды.
Гүзәлия Гыйниятуллина, КФ(П)У студенты