Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ШОС саммиты көннәре билгеле булды
ШОС саммиты көннәре билгеле булды

ШОС саммиты көннәре билгеле булды

Ул 2015 елның 9-10 июль көннәрендә Башкортстан республикасның башкаласы Уфада узачак. Русия Президенты Владимир Путин Дүшәнбедә (Таҗикстан) узган Шанхай оешмасына кергән илләр җитәкчеләре утырышында Русия ШОС рәисе дәүләте функцияләрен үтәүгә зур җаваплылык белән карый дип белдерде.

26300– Рәислек чорында төрле дәрәҗәдәге 100ләгән чара уздырачакбыз. Иң мөһиме, әлбәттә, 2015 елда Уфада 9-10 июль көннәрендә узачак ШОС әгъзасы дәүләтләре җитәкчеләре саммиты булачак. Президент белдерүенчә, Русиянең ШОСта рәислек итүенең өстенлекле яклары булып оешманың төбәк иминлеген ныгытуда нәтиҗәле механизм буларак ролен ныгыту, эре һәм киңкырлы икътисадый проектларны гамәлгә кертү, мәдәни һәм хәйрия элемтәләрен ныгыту, төбәк һәм глобаль киңлектәге мәсьәләләргә кагылышлы гомум алымнар эшләү бурычлары тора. Дүшәнбедә узган Шанхай оешмасы советының Эшлекле Идарәсе утырышы ахырында Рөстәм Хәмитов та бу чарага кагылышлы фикерен белдерде:

– Гамәлдә, әзерлек эшләре уйланганча алып барыла. Без саммитларны гадәти рухта кабул итеп, яхшы итеп үткәрәчәкбез. Моның никадәр җаваплы эш икәнен, никадәр зур эш һәм һәркайсыбызга никадәр тырышлык салырга кирәк буласын аңлыйбыз, – дип белдерде. ШОС саммиты нәтиҗәләре буенча Русия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм КХР рәисе, Дүшәнбе декларациясен дә кертеп, тиешле документларга кул куйды.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФ(П)У студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*