tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыкча мәктәбендә семинар
Шыкча мәктәбендә семинар

Шыкча мәктәбендә семинар

Төмән якларындагы Шыкча авылының Х.Х.Якин исемендәге урта мәктәбендә туган телгә багышланган Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте.

Монда укытучылар: Эльмира Хәлим кызы Садыйкова (Талымхан), Рузилә Шәрифулла кызы Исмәгыйлова (Индрәй), Хәшүрә Рәүф кызы Уразаева (Муллаш), Динара Хәсән кызы Мамикова (Ямбай), Лилия Шәйһинур кызы Яхина (Акъяр) катнаштылар.

Семинар Шыкча урта мәктәбенең югары категорияле татар теле, әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәлил кызы Муллачанова җитәкчелегендә барды.

Чара “Сибгать Хәким иҗатында әниләргә чиксез мәхәббәт” темасына 7 нче сыйныф укучылары катнашында ачык дәрестән башланды. Татар халык шагыйре, публицист Сибгать Хәкимнең автобиографиясен укучылар җентекләп өйрәнгәннәр. Алар дәрестә актив катнаштылар. С.Хәкимнең тере тавышы һәм “Әнкәй” җыры яңгырады. Шагыйрьнең шигырьләрен укучылар сәнгатьле итеп сөйләделәр һәм дәрестә мәкальләрнең күп кулланылуы да әйбәт булды. Мәсәлән: “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”, “Картлык – шатлык түгел”, “Картларга юл куй, үзең дә картаерсың”, “Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр”. Аларның һәрберсенә дөрес бәя биреп, мәгънәләрен аңлатып бардылар. Төпле фикер йөртүләре, шигырьләрдә интонацияләрне дөрес куеп, сүзләрне саф татарча матур әйтүләре шаккатырды. Молодцы, Шыкча укучылары. Соңгы елларда татар теле буенча төрле чараларга йөреп, балаларның туган телне сөйләүләрен ишетеп күңелләр сүрелә башлаган иде. Әлбәттә, болар барысы да укытучылары Гүзәлия Хәлил кызының тырышлык нәтиҗәләре. Ул аларны 3 нче сыйныфтан бирле укытып, күңел түрләренә саф туган тел орлыкларын сала алган. Эх, Гүзәлия ханым кебек татар теле һәм әдәбияты укытучылары өлкәбездә күбрәк булсачы. Тере көмештәй җитез, һәрьяклап кызыклы дәрес алып баруы укучыларның ул “ә” дигәндә, “йә” дип атлыгышып торулары сыйныфның өлгерешле икәнен әллә каян күрсәтә.

Әниләр турында кыска гына инша язып, укучылар аны сөйләделәр. Ә Гөлсинә апа Колчакованың оныгы Рөстәм үзенең әбисе белән таныштырды.

Икенче класстан тыш ачык дәрес “Әйдәгез, кошларга ярдәм итәбез” темасына багышланды. Дәресне башлангыч сыйныфларның югары категорияле укытучысы Әнисә Идрис кызы Алеева алып барды. Монда 3 нче сыйныф укучылары катнаштылар. Искитмәле кызыклы дәрес оештырылган. Балалар туган телдә кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр. Кошлар турында төрле күренешләр, уеннар, биюләр һәм мәкальләр белән дәрес барды. Һәрберсе олылар ярдәмендә җимлекләр ясап китергәннәр һәм аларны мәктәп бакчасына урнаштырачакларын белдерделәр. Шулай ук төрле-төрле кошларны күрсәтүче битлекләр ясаганнар. Аларны уеннар уйнаганда, биегәндә кулландылар. Күренеп тора, бу дәрескә әзерлек чаралары алдан ук күрелгән һәм укытучылары Әнисә Идрис кызының зур көче салынган. Шуңа күрә дә укучылар да сынатмадылар, көньякка китүче, бездә калучы һәм, гомумән, барлык кошларның исемнәрен татар һәм рус телләрендә санап чыктылар. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.

“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле” (Г.Тукай), дип җырлап өченче дәрес башланды. Г.Муллачанова җитәкчелегендә 6-8 сыйныф укучылары катнашында шушы дәрес тә югары дәрәҗәдә үтте.

Шыкча урта мәктәбе укучылары күңеленә туган телгә мәхәббәт кенә түгел, ә татарлык һәм горурлык хисе дә салынган. Алар шигырьләрне сәнгатьле сөйләгәндә бу чалымнар укучыларда бик яхшы чагыла. Бу иң мөһим эш, балаларга бу хисләрне сала алган укытучылар – Гүзәлия ханым белән Әнисә ханымга мәдхия җырларлык бит. Укытучыларга шушы мөмкинлекләрне тудыручы, илһамланып эшләргә ярдәм итүче мәктәп директоры Руфат Сөләйман улы Бакиев та милләт җанлы булмаса, шундый нәтиҗәләргә ирешеп булыр иде микән? Кайбер районнарда мәктәп директорлары, укытучы-укучылары татар булса да татар теле һәм әдәбияты укытылмавы һәм балаларның телне белмәүләре, мәктәптә рус мөхите хөкем сөрүе мәгълүм безгә. “Балык башыннан чери”, диләр бит. Руфат Сөләйман улының үз халкына, милләтенә тугрылыклы җан икәнлеге әллә каян күренеп тора һәм ул җитәкчелек иткән Шыкча мәктәбен туган тел укытылу дәрәҗәсе буенча беренче урынга куяр идем.

Семинарга килгән укытучыларга да дәресләр бик ошады.

“Максатка ирешүчәнлеккә, тулы үсеш, һәрьяклап укучыларда белем дәрәҗәсен үстерүгә бик зур көч куйгансыз… Бу дәресләрдә һәрбер укучы үзен күрсәтергә тырышты. Шундый дәресләрне күреп сездән өйрәнәбез, сезнең укыту тәҗрибәсеннән үрнәк алабыз һәм без дә шуны кулланып, киләчәктә шушы күргәннәрне файдаланып укытырга тырышачакбыз”, – диделәр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*