tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыкчада хәзрәт укучылар белән аралашты
Шыкчада хәзрәт укучылар белән аралашты

Шыкчада хәзрәт укучылар белән аралашты

Төмән  өлкәсе  мөселманнары  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков җитәкчелеге һәм авыл хакимият башлыгы Рәис Әминов теләктәшлеге белән Төмән районы, Шыкча авылы мәдәният йортында өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков һәм педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев укучылар белән очрашу уздырдылар. Зиннәт хәзрәт Садыйков бу турыда:

“Билгеле булганча, мәктәпләрдә “Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре” дигән фән башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Әлеге фән балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Аның төп бурычы – баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Кемгә дә сер түгел, катлаулы, каршылыклы заманда яшибез, яшь буында рухи, физик сәламәтлек, әхлакый сыйфатлары кими бара. Җәмгыятебезнең рухи кризис кичерүе, эчүчелек, наркомания, җинаятьчелекнең үсүе, кешеләрнең, хәтта балаларның үз-үзләренә кул салуларын – вакытында дини тәрбия бирелмәүдән килә дип беләм. Менә шуны күздә тотып, югары сыйныф укучылары белән очрашып сөйләшүләр, фикер алышулар балаларга көндәлек тормышта килеп чыккан сорауларга җавабын табарга, бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк. Әлбәттә, урыннарда имамнар халык һәм укучылар белән эшлиләр. Ә Динар хәзрәтнең лекцияләре имамнарыбызның эшләренә нәтиҗә ясау, алган белемнәрен кабатлап, практикада куллана алырлык итеп ныгытып кую дияр идем. Форсаттан файдаланып, бу эшебездә ярдәм күрсәтүче өлкә, район мәгариф департаментлары, ТОГИРРОга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бары тик бердәм эшләгәндә генә омтылган нәтиҗәләргә ирешеп була ул. Мондый очрашуларны без Ялутор, Түбән Тәүде, Тубыл, Вагай, Яркәү районнарында да үткәрергә планлаштырабыз”, – диде.

Билгеләнгән вакытка 7-11 сыйныф укучылары мәдәният йортына шау-шу килеп кереп, кунаклар белән татар телендә исәнләшеп, залга үтә тордылар. Очрашуга авыл халкы да чакырылган иде. Чараның темасы, максаты һәм кунаклар белән үзе бу авылда туып-үскән галим – Рафаэль Галимҗан улы таныштырды. Милләт җанлы, халкыбызның киләчәге өчен янып-көеп яшәүче педагог укучыларның татар дөньясы белән таныш булулары, кызыксынуларын тикшереп карамыйча булдыра алмады. Бу көннәрдә татар дөньясы кичергән зур югалту – Илһам Шакировның вафат булганын әйтеп, халыкка олы хезмәт күрсәткән авылдашларын искә алып үтте. Һәм сүзне, озак еллар Шыкча, Явызбы, Талмы авылы кешеләренең сәламәтлеген кайгыртып, күпме кеше гомерен саклап калган фельдшер Әлфия Әминованың улы – авыл хакимият башлыгы Рәис Әминовка бирде. Ул авылдашларын сәламләп: “Балалар – безнең киләчәгебез, дип әйтәбез, димәк, милләтебез киләчәге – сезнең кулда. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, динебезне саклап калу, аны үстерү өчен сез җаваплы булачаксыз. Өлкә мөселман Диния нәзарәте бик мөһим эш башлап җибәрде, мондый очрашулар бик кирәк, нәтиҗәсе хәерле булачак, шуңа без бары хуплыйбыз гына”, – диде. Укучыларга үгет-нәсихәтләрен авыл мөселманнар советы рәисе Альберт Гыйльманов да җиткерде. Аннары чараның төп өлешенә керешеп, Динар хәзрәт Нәфыйков укучыларга “Заман яшьләренең рухи хәзинәләре” дигән лекция укыды. Үзенең чыгышында ул Россиядә үз-үзенә кул салучы яшүсмерләр саны арта баруына, суицидның массакүләм төс алуына басым ясап, моңа үлем турында тәфсилләп аңлатып язган интернет-сайтларның да сәбәп булуларын, әлеге сайтларны клиентлары санын арттыру, акча эшләү максаты белән шарлатаннар, сектантлар оештырганын аңлатты.

– Ислам динендә үз-үзеңә кул салу – иң зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә һәр кешегә дә җанны әманәт итеп бирде. Әманәт – ул сакларга бирелгән әйбер. Шуңа күрә, кеше аны гомере буе сакларга тиеш. Кешенең үз-үзенә кул салуының сәбәпләре төрле. Хәзерге вакытта шуларның иң киң таралганы: җавапсыз мәхәббәт, укудагы уңышсызлыклар, әти-әни белән уртак тел табалмау, эчкечелек, наркомания һ.б. Билгеле, суицид – озакка сузылган конфликт нәтиҗәсе ул. Яшүсмерләр өчен бу, кагыйдә буларак, гаиләдәге яки яшьтәшләре арасындагы конфликт, якты киләчәккә өмет-ышанычын югалту, үзен ялгыз хис итеп төшенкелеккә бирелү. Шуңа да ул үлемгә проблемаларның бердәнбер чишелеше дип карый. “Мин үлгәч, бөтенесе дә җайга салыначак, мин беркемгә дә комачауламаячакмын, минем нинди яхшы һәм уңган булганымны аңлап, җәлләрләр, үкенерләр, еларлар әле”, – дип уйлап ялгыша. Бала үлемнең нәрсә икәнен, үлгәч – яңадан терелмәячәген аңлап җиткерми… Интернеттагы төрле социаль челтәрләрдә үз-үзеңә ничек кул салырга өйрәтүче “үлем төркемнәре” оештырыла. “Сеть” сүзен татарчага тәрҗемә итсәк, “ятмә” дигәнне аңлата. Белгәнебезчә, ятмәгә кеше балык тота һәм ул балыкны нишләтә? Әйе, пешерә, тозлый, каклый, аннары – ашый. Менә шул социаль “сеть”ләргә барып капкач та, бала белән нәкъ шундыйрак процесс башлана”, – дип укучылар аңына кереп сеңсен өчен, төрле мисаллар китереп, бик кызыклы итеп сөйләде хәзрәт.

Лекциядән соң Төмән кунаклары мәктәптә укытучылар белән очраштылар. Биредә алар балаларның хәтта саф татар авылларында да үзара рус телендә аралашуларын билгеләп, ничек укучыларда туган телгә, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз, динебезгә мәхәббәт, хөрмәт уяту, татарлыгыбызны саклап калу турында сөйләштеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*