tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Гаптелгаяз улы Шәйхразиевның туган көне
Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Гаптелгаяз улы Шәйхразиевның туган көне

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Гаптелгаяз улы Шәйхразиевның туган көне

2019 нчы елның 3нче февралендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, җитәкчебез  Васил Гаптелгаяз улы Шәйхразиевның туган көне. Аңа 56 яшь тула.

Хөрмәтле Васил Гаптелгаяз улы!

Сез бүген милләт язмышы, аның киләчәге хәл ителгән чорда, үз җилкәгезгә зур җаваплылык, шул ук вакытта зур сынау алган җитәкче. Милли Шура рәисе итеп сайланганнан соң, республика җитәкчелеге Сезгә тарихи әһәмияткә ия булган вазыйфа йөкләде.

Бу – татар халкының үсеш стратегиясен булдыру. Әлеге эшнең ни кадәр җитди, катлаулы һәм мөһим икәнлеген җаныгыз-тәнегез белән тоеп, Сез аны тормышка ашыру өчен мөмкин булганның барсын да эшлисез. Үз тирәгездә ышанычлы команда туплап, халыктан килгән иң кызыклы тәкъдимнәрне туплау, киләчәктә милләт файдасына хезмәт итәчәк стратегияне төзү өчен янып яшисез.

Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнгән әлеге җаваплы эшне, Сезнең җитәкчелектә без барыбыз бергә, бердәм булып, җиренә җиткереп эшләп чыгарбыз дип өметләнәбез һәм зур ышанычыбызны белдерәбез.

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Җаваплы вазыйфагызда түземлек, сабырлык, көч һәм уңышлар телибез. Башлаган эшләрегезне ахырына кадәр нәтиҗәле итеп башкарып чыгарга язсын. Ходай Сезне саулыктан, гаилә иминлегеннән, күңел тынычлыгыннан аермасын.

Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*