Татар кызы. Синең борынгы әбиләребездән мирас итеп алынган асыл сыйфатларың турында күп сөйләнелә. Шул сыйфатларга тугры калып яшәгәндә генә үзеңнең дәвамчыларыңны милли җанлы итеп тәрбияли аласың. Синнән өйрәнгән гореф–гадәтләрне, йолаларны, милли яшәешне чагылдырган хезмәтләреңне балаларың, шәкертләрең мирас итеп киләчәк буыннарга тапшыручы булачак.
Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусына ия Арча педагогика көллияте ике ел рәттән әнә шундый милли җанлы туташларны урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткәрелгән “Татар кызы–2014” республика бәйгесенә җыя. Бәйгедә кызлар үзләренең бар сәләтен, булганлыгын эшкә җигә һәм татар хатын–кызының элек–электән күрке саналган озын толымнар, милли киемнәр дә читтә калмый. Быел кызлар “Матурлык дөньяны коткарыр”, “Гасырлар кайтавазы”, “Алтын кул”, “Хатын–кыз байлыгы — күркәм холык” бәйгеләрендә көч сынашты.
Быелгы җиңүчеләр булып Түбән Кама педагогика көллияте студенты Миләүшә Морзаханова (1 урын), Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан Раушания Ильясова (2 урын) һәм Яр Чаллы педагогика көллиятеннән Фәнзилә Җәмилова (3 урын) танылды.
35 уку йорты катнашкан бәйгенең финалына 14 кыз сайлап алынган. Аларның булганлыклары, тырышлыклары, җитезлекләре — жюри бәяләвендә. Бәйгедә катнашучылар арасында Арча районы Югары Бирәзә авылыннан, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә белем алучы Дилбәр Әхмәтҗанова да бар иде. Аның чыгышы “Милли җанлы кыз” номинациясендә бәяләнде. Дилбәр көллияттә пешекче–технолог белгечлеген үзләштерә. Әти–әнисенең җылы кочагында тәрбияләнеп үскән кызга әби–бабай тәрбиясе дә йогынты ясамый калмаган: балачакта тыңлап үскән әкиятләре, тәрбияви хикәяләре, әбисе янында камыр ризыклары пешерү, кул эшләренә өйрәнү Дилбәргә киләчәге өчен юнәлеш була.
Бәйрәм ахырында бәйгегә укучыларын алып килгән укытучыларның оештыручылар, жюридагылар белән сөйләшкән сүзләре колакка чалынды: “Гадел хөкем иттегез, рәхмәт”. Жюрида халкыбыз өчен янып йөрүчеләр иде шул. Әйтик, “Ак калфак” татар хатын–кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисованы гына алыйк. “Бу бәйрәм гомер–гомергә татарның күрке булган йолаларны җиткерү өстенә милләтебез, киләчәгебез турында уйланырга, фикерләргә өйрәтә”, — ди ул. Миләүшә Морзахановага бәйгенең символына әйләнгән күчмә ак калфак киерткәндә калфакның элек–электән хатын–кызның күрке саналганлыгын, аңарда хатын–кызның гүзәллеге, зыялыгы, зәвыгы чагылганлыгын янә бер кат искәртте.
Бүген тамашачы булып катнашкан мөхтәрәм кунакларның, язучы–журналист, мәдәният хезмәткәрләренең һәммәсенең күңелендә уңай кичерешләр генә. Алар милләтебезнең киләчәге өчен куануын белдерә. Укучыларын бәйгегә әзерләп, күңелләрендә яткан милли орлыкны үстерергә этәргеч бирүдә укытучыларның хезмәте чиксез зур.
Татар кызы кимендә өч: татар, рус һәм инглиз телләре белергә тиешлегенә басым ясап, Кадрия Рәис кызы кызларга Тукайның өч телдә дөнья күргән җыентыгын бүләк итте. Яшьләр милләтебезнең асылын тагын да тирәнтен белү өчен кызларга ул үзләре чиккән әйбер-ләрдән бирнә әзерләү, бәйге барышында чигү кертү тәкъдиме белән чыкты. Димәк, мондый бәйгеләр яшәгәндә онытылып баручы йолалар гына түгел, милли сулыш өрелгән кул җылысы салып башкарылган хезмәтләр дә яңарачак.
Розалия
ЗИННӘТОВА