tatruen
Баш бит / Слайдер / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралар комиссиясе утырышының резолюциясе
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралар комиссиясе утырышының резолюциясе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының массакүләм мәгълүмат чаралар комиссиясе утырышының резолюциясе

Татар җәмәгатьчелеге каршына соңгы елларда булдырылган матбугат, радио, телевидение каналларын, интернет сәхифәләрен халкыбызның милли үзаңын, гомуми һәм сәяси культурасын үстерү өчен куллану мәсьәләсе килеп басты.          Якын киләчәктә татар җәмәгатьчелеге алдында  милли басмаларны, телерадиоканалларны саклап калу, аларны татар аудиториясенә якынайту һәм актуаль мәгълүматны халыкка җиткерү бурычы тора. Татар басмалырына язылу, радио-телевидение тапшыруларын, татар интернетын милли үзбилгеләнүне саклау өчен куллану милли-мәдәни мохтариятларның, һәр милли оешманың мөһим бурычы булырга тиеш. БТК Башкарма комитетының V корылтае карарларын тормышка ашыру, татар мәгълүмат системасы аша халыкка җиткерелүче уртак бурычларны үтәр өчен,  милли оешмаларга һәм журналистларга түбәндәге  чаралар күрергә тәкъдим ителә:

  1. Барлык татар мәгълүмат чараларына татар халкының милли үзаңын ныгыту, милли проблемаларны кануни юллар белән хәл итү турында кызыклы һәм актуаль язмалар, тапшырулар тарату эшен дәвам итәргә.
  2. 2015 елда милли басмаларны алдыру, бәяләр арткан шартларда әбүнәчеләр санын саклап калу һәм арттыру, милли оешмаларда, уку йортларында, мәдәният учакларында, татарлар яшәгән барлык шәһәр-авылларда, мәхәлләләрдә, татар газета-журналларын алдыру, милли телеканалларны карау, милли радиотапшырулар тыңлау буенча аңлату эше алып барырга.
  3. Татар интернет сәхифәләренең эшчәнлеген милли үсешкә, туган телне, татар мәдәниятен, мәгарифне, эшкуарлыкны һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтергә. Хөкүмәт органнары белән берлектә  татар интернет челтәрен үстерү буенча чаралар күрергә, интернет белгечләрен укыту буенча семинарлар оештырырга.
  4. Гомумтатар телеканалы булып хезмәт иткән “Яңа гасыр” компаниясендә, барлык радио хәм  телевидение тарих турында сөйләүче рубрикалар, тарихи һәм милли аңны үстерүне, күптеллелекне күз алдында тоткан махсус тапшырулар булдыру тәкъдимнәре белән чыгарга.
  5. Татар һәм рус телләрендә эшләүче төбәк һәм жирле мәгълүмат чараларының эчтәлеге һәм сыйфаты милли сабырлык, тигезлек,   тарихи хакыйкать рухында булсын өчен “Татар рухы һәм каләм” конкурсын дәвам иттерергә.
  6. Татар матбугаты, телевидение һәм радио редакцияләре өчен кадрлар әзерләү системасын камилләштерү мәсьәләләрен “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммникацияләр агентлыгы, КФУ белән берлектә тикшерергә, журналистлар белемен камилләштерү буенча семинарлар оештырырга.
  7. Рус һәм башка телләрдә татар милләтенең актуаль проблемаларын гадел һәм тирән яктыртучы мәгълүмат чараларын хуплау, аларга ярдәм итү чараларын күрергә.
  8. Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар мохтариятләренең, барлык милли оешмаларның тарихын, көндәлек эшчәнлеген киң чагылдыру, аларның музейларын, истәлек китапларын булдыру программасын төзергә һәм аны гамәлгә кую чараларын матбугатта, радио-телевидениедә киң яктыртырга.
  9. Россия төбәкләре нәшер ителүче татар басмалары белән берлектә, кушымта булып дөнья күрүче  “Без бергә” газетасын айга ике тапкыр чыгаруны сорарга.
  10. Триколор – спутник тәлинкәсендә “Татарстан Яңа гасыр” телевидениесе тапшыруларын сакларга

   Казан шәһәре
2014 нче ел 4 декабрь

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*