tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Скайтат” татарча онлайн сөйләшү клубы zoom очрашу уздырды
“Скайтат” татарча онлайн сөйләшү клубы zoom очрашу уздырды

“Скайтат” татарча онлайн сөйләшү клубы zoom очрашу уздырды

18 сентябрьдә өченче тапкыр Скайтат – татарча онлайн сөйләшү клубының  китап укучылар zoom очрашуы узды. Очрашуны проект җитәкчесе Римма Гомәрова алып барды. Төрле илләрдән, шәһәрләрдән кушылган укучылар ике сәгатьтән артык Айзирәк Гәрәева-Акчураның  “Мөнҗия” әсәре, геройлары хакында сөйләштеләр, фикер алыштылар.

Очрашуда әсәр героинясы – танылган опера җырчысы Мөнҗиянең бүгенге көндә Анкарада яшәүче кызы, атаклы балерина Айсылу ханым Токомбаеваның катнашуы сөйләшүне тагын да җанландырды. Айсылу ханым әнисенә бәйле хатирәләрен яңартты, ул өйрәткән татар җырларын башкарды.

Укучылар әсәрдә сүрәтләнгән вакыйгаларның тетрәндергеч булуын һәм сюжетның бербөтенлеген искә алдылар. Мөнҗиянең татарча фильм төшерерлек катлаулы язмышка ия булган җырчы икәненә игътибар юнәлттеләр.

Әлеге әсәр 2018 елда иң беренче мәртәбә “Идел” журналында басылды. Аннары Айзирәк Гәрәева-Акчураның  2021 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан “Ипекәй” китабына тулы варианты керде.

Очрашу язмасын бүгенге көндә Төркиядә яшәүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның ютуб каналыннан карарга-тыңларга мөмкин булачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*