tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды.

Конференциядә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир НатфуллинБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Салават Фәтхетдинов катнаштылар.

«Конкурс алга таба да үсәр һәм талантлы катнашучыларны күбрәк җәлеп итәр дип ышанып калабыз! Без төбәкләрдән һәм башка илләрдән гаризалар көтеп калабыз», – дип ассызыклап китте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров турында «кабатланмас кеше, 100 елга бер тапкыр туадыр» дип билгеләп үтте.

2022 елның 1 августында старт алган Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гариза кампаниясе дәвам итә.

Премия 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр тантаналы рәвештә Илһам Шакировның туган көненә тапшырыла.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-атка һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

Гаризалар 2022 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр алына.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Илһам Шакиров премиясенә 27 гариза бирелгән иде. Алар арасында популяр артистлар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлзадә Сафиуллина, Ришат Төхвәтуллин, Динә Гарипова, Эльза Исламова, Айдар Рәкыйпов, Мингол Галиев һәм башкалар бар иде.

2020 елда Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары булдылар:

  • «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова;
  • «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров;
  • «Халык җыры» номинациясендә (үзешчән артист) – Илһам Шакировның бертуган улы – Флер Шакиров.

Илһам Шакиров исемендәге Беренче республика премияләрен тапшыру 2021 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*