tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөембикә” серләре
“Сөембикә” серләре

“Сөембикә” серләре

Тырышлык һәм эшчәнлек халкыбызның аерылгысыз сыйфатлары. Гасырлар буена авылларда дан тоткан балта осталары, дистәләгән мендәр чигеп куючы хуҗабикәләр, гаиләсен кайгыртып чит җирләргә китеп күмер чыгаручы шахтерлар, гореф-гадәтләрне саклап өмәләр үткәрүче абыстайлар,  берәмтекләп гыйлем җыючы мәгърифәтчеләр һәм хәтердә милләт аналары булып калган хатын-кызлар… Бүгенге көндә халкыбыз тормыш матур һәм түгәрәк булсын дип тырыша. Ата-бабаларыбызның тырышлыгы бүгенге яшьләргә эшмәкәрлек гены булып күчкән.

Алинә Хәмидуллина – Казанда эшләп килүче “Сөембикә” дигән матурлык салоны хуҗабикәсе. Ул  эшмәкәрлек эшен ничек алып бара соң?

– Салон өчен “Сөембикә” исемен сайлауның сере бармы? Аның үзенчәлеге нидә?

– “Сөембикә” салоны Казан шәһәрендә, Чехов урамы, 53нче йорт адресы буена урнашкан. Ул 2021 елда ачылды. Элегрәк вакытта бу бина хөкүмәт йорты булган. Биредә Марсель Салимҗанов кебек күренекле шәхесләребез яшәгән. Бүгенге көндә дә биредә татар интеллициясе яши: театраллар, язучылар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре… Әлеге йортның тарихына туры китереп, милли матурлык салонын ясау идеясы туды.   «Сөембикә» исеменең барлыкка килү тарихы исә болай булды. Башта без салонны заманча стильдә ясарга идек.  Ләкин мондый салон өчен конкуренция бик зур. Соңрак  шуңа төшендек: безгә күбесенчә татар хатын-кызлары йөри, милләтебезнең күренекле шәхесләре килә, салонда гел татарча гына сөйләшәләр кебек. Без беренчеләрдән булып чын татарча матурлык салоны ясарга булдык… Биредә дизайнер-архитектор Илмира Низамиева авторлыгындагы Сөембикә төшерелгән панно урнаштырылды, ул бәрхеттән ясалган. Салоныбыз өчен ханбикә төшерелгән логотип эшләнде. Бездә һәрвакыт чын милли атмосфера: кунакарыбыз өчен салонда Илһам Шакировның җырлары, милли көйләр яңгырап тора… Безгә хәтта җырчылар үз пластинкаларын да алып киләләр. Кунакларыбызны сөтле чәй, чәк-чәк белән каршы алабыз.

– Үзегез белән таншытырып китегезче?

– Миңа 22 яшь. Бүгенге көндә мин Казан Федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында белем алам. Киләчәктә табиб -кардиолог булачакмын. Бу теманы җентекләп өйрәнәм, белемебезне үстерү өчен төрле курсларга, хәтта операцияләргә йөрибез. Буш вакытта сәяхәт итәргә, чангы шуарга яратам. Соңгы вакытта социаль-челтәрләр алып баруның мөһимлеген аңладым һәм бу эшне дә камилләштерә барам. Миңа язылган кешеләр – төрле форумнарда, проектларда танышкан дусларым. Гомумән, төрле темага багышланган форумнарда катнашу үсешкә этәрә. Бу очракта син дүрт диварда гына утыра алмыйсың, сиңа аралашырга, дөньяга карашыңны үзгәртергә туры килә. Узган елны МГИМО тарафыннан оештырылган “Модель ООН” проектында катнаштым. Бу форум МГИМО студентлары, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре белән аралашу мөмкинлеге бирде. Шундый мәкаль дә бар бит: әгәр дә син 4 акыллы кеше белән аралашасың икән, димәк, син 5нчесе. Шуңа да мин үземне әлеге проектлар аша камилләштерергә тырышам.

– Матурлык салонын ачу идеясы каян барлыкка килде? Бу сезнең хыялыгыз идеме?

– Эшмәкәрлектә беренче адымнарымны 17 яшьтә ясадым. Мин мәктәп укучыларын биология һәм химия фәннәреннән имтиханнарга әзерли идем, бу эш 4 ел буенча дәвам итте. Шушы вакыт эчендә укучыларга медицина институтларына укырга керергә ярдәм иттек, төрле курслар, дәресләр алып бардык, каникуллар вакытында интенсивлар үткәрә идек. Җәмәгать эшләре белән дә бик кызыксындым. “Кадрлар резервы”, “Политзавод” проектларында даими катнашып килдем. Биредә мин татар телен саклауга багышланган проектлар белән чыгыш ясый идем. Мәктәп елларыннан бирле үк татар телендә шигырьләр укырга яраттым, үземнең дә иҗат итеп караганым булды. Күптән түгел алар “Сөембикә” журналында басылды.  Бәләкәй чакта үземне киләчәктә актриса итеп күзаллый идем… Белем бирүгә багышланган проектыннан соң үз көчләремне яңа юнәлештә сынап карау теләге туды. Матурлык салоны дигәндә, минем үземнең чәчтараш эшендә  яки профессиональ маникюр, макияж ясауда тәҗрибәм юк иде… Ләкин монда яхшы оештыручы була белергә, үз командаңны җыярга кирәк. Бу мәсьәләдә миңа җәмәгать эше белән шөгыльләнгәндә, форумнарда, проектларда алган тәҗрибә бик булышты. Матурлык салоны ачу конкуренция ягыннан бик катлаулы эш. Әйткәнемчә, башта заманча салон ясарга идек, ләкин клиентларыбыз халкыбызның күренекле шәхесләре икәнен аңлагач, милли стильгә кайтып калдык.

– Сезнеңчә, эшмкәр өчен иң кирәкле сыйфатлар нинди? Бу юнәлештә беренче адымнарын ясаучыларга нинди киңәшләрегез бар?

– Иң мөһиме – эмоциональ интеллектның югары дәрәҗәдә булуы. Чөнки бу сыйфат үз командаңны туплауда бик ярдәм итә. Мин үземне бу яктан һәрвакыт камилләштерергә тырышам. Чәчтараш остасы булсынмы ул, макияж остасымы, яхшы коллектив төзү өчен һәркемгә дә үз “ачкынычын” яратырга кирәк. Мәсәлән, бик яхшы бер профессионал бар икән, аны үзеңә эшкә чакырасың килсә, аның белән утырып сөйләшергә, шартларын белергә, ипләп кенә кызыксындыра белергә кирәк. Беренче вакытларда миңа авыррак булды: салонда үземнән өлкәнрәк кешеләр дә эшли иде. Кеше бит ярты гомерен эштә үткәрә, минем исә үземнең коллективымны бер тату гаилә итеп күрәсем килде, эштә җылы, дустанә атмосфера тудырырга тырыштым. Бу кешеләрнең хәленә керә белү дә, ярдәм итү дә, ниндидер каршылыкларны зурга җибәрмичә, шаяруга борып кына хәл итә белү дә. Минем дусларым да төрле бизнес ачып карадылар. Киңәшем шул булды: иң элек “Әлеге продуктка ихтыяҗ бармы?” дигә сорауга җавап бирергә кирәк. Әгәр бар икән, димәк, бу эштән  керем дә булачак. Тагын бер мөһим әйбер – урнашу урыны. Ул кешеләргә якын һәм уңайлы булырга тиеш. Һәм инде һәр эшчәнлекнең үзенчәлеге, концепциясе булырга, ул аерылып торырга тиеш. Без милли матурлык салоны ясап үз үзенчәлегебезне таптык. Гомумән, Татарстанда милли тематикага басым ясаган бизнес уңышка ирешер дип уйлыйм. Мисал өчен “ALGA”, “Түбәтәй” кебек брендлар.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?

– Без тагын бер матурлык салонын ачарга планлаштырбыз. “Сөембикә”не ачканда миңа 21 яшь иде, эшмәкәрлек эшенең барлык серләрен белеп бетерми идек, финанс ягыннан да бик зур мөмкинлекләр булмады. Хәзер инде бизнеста милли тематиканың популяр булуын аңлап алдык… Минем  хыялым бар. Стамбулга сәяхәт вакытында бер шәхси хастаханәгә игътибар иттем. Ләкин ул бер дә хастаханәгә ошамаган иде. Аның беренче катында матурлык салоны һәм кафе урнашкан. Югары этажларга менеп исә үз сәламәтлегеңне дә тикшереп алырга мөмкин: анда табиб кабинетлары урнашкан. Бу шәхси клиникаларның заманча моделе. Киләчәктә үзебездә дә шундый заманча сәламәтлек үзәге булдырырырга телим.

– 8 март – Халыкара хатын кызлар бәйрәме якынлаша. Гүзәл затларга тагын да гүзәлрәк булырга булышучы кеше буларак нинди теләкләрегез бар?

– Шундый бер кызыклы фактны ассызыклап китәсем килә. Безгә хатын-кызлар 8 март тирәсендә түгел, 23 февраль тирәсендә күбрәк килә. Кемгәдер чәч буярга, кемгәдер маникюр ясарга кирәк. Чөнки ир-атларыбыз өчен иң яхшы бүләк – ул гүзәл хатын-кыздыр, мөгаен. 8 мартка исә безнең салонга килү өчен сертификатлар бик күп бүләк итәләр. Мине шатландырган һәм таң калдырган әйбер: безнең хатын –кызларыбыз ничә яшьтә генә булсалар да, үзләрен яшь кызлар кебек тоталар, һәрвакыт тышкы кыяфәтен кайгыртып торалар, аларның күзләре янып тора. Бу искиткеч. Чит җирләдә сәяхәт иткәндә дә «Россиядә, Татарстанда кызлар бигрәк матур» дигән сүзләр ишеткәнем булды. Бу яктан бездә яшәүче ир-атлар бәхетле инде… Бездә бит матурлык сервисы бик нык алга киткән, чөнки хатын -кызларыбыз үз-үзен яратып, гел чибәр булып торырга тырыша. Бәйрәмнәр белән котлап, һәркемгә дә бәхет-шатлыклар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләр идем.

 Ләйсән Хәерова

“Татарлар” газетасы материалларыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*