tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Әфганстан, Кытай, Польшадан делегатлар килүе көтелә
Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Әфганстан, Кытай, Польшадан делегатлар килүе көтелә

Татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Әфганстан, Кытай, Польшадан делегатлар килүе көтелә

13-15 мартта Бөтендөнья татар конгрессы XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрә. Быел җыенга Россиянең 40тан артык төбәгеннән 500 делегат катнашачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, чит илләрдән дә катнашучыларның килүе көтелә.

«Илебезнең 43 төбәгеннән.500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре киләчәк. Әфганстан, Польша, Кытайдан да эшмәкәрләр булачак», – диде ул җыенга багышланган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, җыенда катнашучыларның күпчелеге урта яшьтәге эшмәкәрләр.

«500 кеше арасында ел саен катнашучы эшмәкәрләр дә бар. Бу ныклы адымнар белән хәрәкәт итүче, уңышлы эш алып баручы кешеләр. Аларның тәҗрибәсе безнең өчен мөһим. Яшьләр арасында да эшмәкәрләр шактый. Гаилә эшен дәвам итүче яшьләр бар», – диде җитәкче.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, 62 кешедән торган иң зур делегация Башкортстаннан киләчәк.

«Татар авыллары булмаган төбәкләрдә дә авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү, эшкәртү, сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребез бар. Алар катнашырга теләк белдергәч, без каршы килмәдек. Мәсәлән, Кострома өлкәсенең бер авыл җирлеге башлыгы булган татар кешесе шалтыратты. Авыл җирлегендә мүк һәм нарат җиләген үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр бар икән, алар ди килергә теләк белдерде», – дип сөйләде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*