Төмән дәүләт университетында традициягә кергән студентларның фәнни конференциясе узды. Төрки телләргә багышланган “Дебют. Мәктәптәге лингвистик тикшеренүләр” секциясендә мәктәп укучылары да катнаштылар. Бу секцияне университет каршында эшләүче тюркология үзәге директоры, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина җитәкләде. Конференция кунакларын сәламләп университет проректоры, профессор Андрей Толстиков, өлкә мәгариф һәм фән департаментының баш белгече Ольга Гроо чыгыш ясадылар һәм докладчыларга уңышлар теләделәр.

Чара барышында 24 фәнни хезмәт тәкъдим ителде. Аларның күбесе себер татар шагыйре Булат Сөләйманов, язучы Якуб Зәнкиев иҗатын яктыртты. Шулай ук Дан ордены тулы кавалеры Хәбибулла Якинның “Җиңүгә таба атлаучы солдат” әсәренә анализ ясалган, 20 ел гомерен Тубыл районы, Санникова урта мәктәбенә багышлаган ветеран укытучы Альберт Урамаевның хезмәтенә дә олы бәя бирелгән.
Иң уңышлы чыгышларны җюри әгъзалары яшерен тавыш бирү тәртибе белән билгеләп, урыннар бирделәр. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды, һәр катнашучыга сертификатлар, бүләкләр өләштеләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА, Төмән