tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразиевның Туган тел көне белән котлавы
Милли Шура рәисе   Васил Шәйхразиевның  Туган тел көне белән котлавы

Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразиевның Туган тел көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе 

Васил Габделгаяз улы Шәйхразиевның

Туган тел көне белән котлавы 

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бүген 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер гүзәл бәйрәм уздырыла – ул туган тел көне. Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә уздырылуы очраклы гына түгел.  Чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, бер-берсен тулыландырып торучы язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер булып торалар. Рәсми рәвештә туган тел көне республикабызда гына оештырылса да – дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне үз итеп кабул итәләр.

Һәр баланың теле туган телдә ачыла, һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә.

Кадерле  милләттәшләр, дуслар, туганнар барыгызны да туган тел көне белән котлыйм. Татар халкы “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр” дигән. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе       В.Г. Шәйхразиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*