Выборг шәһәрендә 10 август көнне үтәчәк “Европага тәрәрзә” кинофестивалендә “Водяная” фильмы тәкъдим ителәчәк. Әлеге блокбастер Татарстанда төшерелгән беренче хезмәт. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин.

Махсус эффектлардан кала, авыр трюклар да төшерелгән. Мәсәлән, Су анасы су өстендә йөргән күренешне күрсәтү өчен, су астында махсус басмалар төзелгән, су өстендә “очсын” өчен актрисаны краннар белән күтәргәннәр.
Фильны эшләгәндә, режиссер Каюм Насыйриның татар мифологиясенә кагылышлы очеркларын файдаланган. Картиналарны да галим яшәгән урыннарда – Яшел Үзән районында Идел елгасы ярында төшергәннәр. Зур Ачасар авылындагы музей интерьерында да күренешләр төшерелгән.
Фильмда Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова кебек актерлар уйный. Су анасы ролендә – Юлия Захарова.
фото alexey.barykin
