tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхнәгә Ширияздановлар чыга!
Сәхнәгә Ширияздановлар чыга!

Сәхнәгә Ширияздановлар чыга!

 

Сүзем — тормыш һәм хезмәт юлын намус белән үтүче, кешеләрне җыр-моң, тамаша, матурлык белән сөендерүче Риф һәм Зәйтүнәнең бәхетле гаиләсе турында. Кыргыз-Миякә авылында яшәүче бу гаилә бүгенге уңышларга зур авырлыклар, озак еллар, озын, урау юллар аша килгән.

Риф Инсаф улы Шириязданов 1945 елда урман акланындагы Солосино авылында туган. Заманында биредәге артельдә имән, элмә, карамадан ат чанасы табаны, тәгәрмәч тугымнары, арба, чана, чүлмәкләр, төрле эш кораллары ясаганнар, кием теккәннәр. Үсмер Риф тә каникул вакытларында шунда эшләгән, әйбәт кенә хезмәт хакы да алган. Үсә килә өлкәннәргә дә тиңләшә башлаган.

Бер очрашканда Риф өч абыйсына да әтисенең гармун сатып алып бирүе турында сөйләгән иде.

— Әтиемнең балачакта гармун уйнарга теләге зур бул­ган, әмма акчасызлык аркасында аның бу хыялы тормышка ашмаган. Шуңа да туенда, уллары туса — һәр­кайсына гармун, кызларына скрипка алып бирергә вәгъдә иткән.Рифкә — өч яшь. Өлкән­нәр барысы да эшкә китә. Бәләкәй малай өйгә, хуҗа­лыкка күз-колак булып кала. Болдырга чыгып утыра да янәшәдә генә челтерәп аккан чишмә тавышын тыңлый бирә. Сагышлана елга. Туган төяген ташлап еракларга агып киткәнгә хәсрәтләнәдер. Урман да төрле төскә, кыяфәткә кереп үзгәреп тора. Малайның колагы тавыш тембрларын яхшы аера.

Беркөнне малай табигать кочагында иркен яшәүдән мәхрүм кала. Чөнки әнисе болай ди: “Күршеләр чишмә янындагы сазлыкта кабан дуңгызлары күргәннәр. Урманда бүреләр, кыр песие, агулы кара еланнар да бар, диләр. Рифне ялгызын калдырырга ярамый!”Малайны Низам, Вәсим, Вәрис абыйлары алмашлап җилкәләренә утыртып, эшкә үзләре белән бергә йөртә башлый. Аңа рәхәт. Цехларны карап чыга. Өлкәннәр аны ярата. Киң озын эскә­миягә утырып ала да гармун тарта. Гармун төрле тавышлар чыгара: елый, чиный, кычкыра. Әйбәт кенә уйнаган өч абыйсы да аны өйрәтергә тырыша. Ниһаять, яхшы гына бию көен уйный башлый. Озын көйләр дә килеп чыга.“Гармунчы егетне армиягә алганнар. Яшьләрнең кичке уены “яна”, — дип апалары өчәүләшеп Рифкә ялына. Ризалыгын алгач, энеләрен Гәүһәрия, Миңнегөл, Фәридә бер җитәкләп, бер күтәреп Бөркетле тавына алып ме­нәләр. Өстенә салам түшәлгән сандык зурлыгындагы ташка менеп утыра да, егет-кызларны төн уртасына, кайчак таңгача биетә бирә. Гармун тоткан килеш йокыга киткән чаклары да була.Ярты гасыр дәвамында Риф Ширияздановның тылсымлы моңын кайларда кемнәр генә тыңламады икән?

Ул — “Уйна, гармун!” республика фестивале дипломанты. Ул — районның “Ветеран” клубында, башкорт драма театрында, китапханә үткәрә торган чараларда, һәртөрле конкурс, тантана, бәйрәмнәр­дә актив катнашучы.Риф Инсаф улы нәфис сүз остасы да. “Фикерен аңлата белмәгән, авызында “ботка пешергән” кешене тыңлыйсым килми. Сүзгә игътибарлы булырга кирәк. Камилләшү кешенең үзеннән тора. Элек А. Райкинны дөньямны онытып тыңлый идем, хәзер — Е. Петросянны”, — ди ул.Әнгам Атнабаевның хәтер кичәсендә аның “Яралы гармун” поэмасыннан өзекләрне Риф укуын тәэсирләнеп тыңладык. Тамашачылар ярат­кан актер да әле ул. Гадәттә ялкынлы патриотлар, героик шәхесләр, акыллы ир-атлар, ил язмышы өчен янып йөрүчеләр рольләрен башкара.

Мәсәлән, Әнвәр Галиевич (Ә. Атнабаев. “Законлы никах белән”), Мөхәммәтшин (Ш. Рәхмәтуллин. “Әҗәл алдыннан”), Дәүләтбай (М. Кәрим. “Кыз урлау”), Абдулла (Ф. Бү­ләков. “Әбиләргә ни җитми?”) рольләре. Әле яңа гына куел­ган “Аккошым минем” (авторы Әминә Яхина) пьесасында Миңнулланы уйнавы белән тамашачыны сокландырды.Риф Шириязданов 30 ел элек Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре — һәвәскәр артистлар Вера Әхмәрова, Аркадий Глинский, Габдулла Гыймалетдинов, Владимир Зелев, Николай Лебедьков, Гата Рамазанов, Вәли Сатыев, Хафизә Габдрахманова, Нина Глинская, Галиулла Ибраһимов, Рәбига Сәяхова, Нәфисә Сөләйма­новалар белән бергәләп “Ветеран” клубын оештыруда ялкынланып, тырышып йөрде. Шул вакыттан бүгенгәчә клуб эшендә актив катнаша.Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре чагында Риф Инсаф улына “Совет милициясе отличнигы” дигән исем бирелде, мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.Зәйтүнә Габдрәхим кызы Шириязданова районның Каран авылында туып-үскән. Мәктәп елларында һәм аннан соң “Миякә” совхозында төрле эшләр башкара. Стәрлета­макта режиссерлыкка укый. Диплом эше итеп Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” пьесасын сәхнәләштерә. Хезмәте югары бәяләнә. Укуын тәмам­лагач озак еллар Миякә район мәдәният йортында режиссер булып эшли, үзе дә рольләрдә уйный, концертларда катнаша. Ул куйган “Айгөл иле” (М. Кәрим), “Әҗәл алдыннан” (Ш. Рәхмәтуллин), “Ана хөкеме” (Ә. Атнабаев), “Их, Уфа кызлары!” (И. Абдуллин) пьесаларында заллар тамашачы белән шыгрым тулы булды.Гаиләдәге Светлана һәм Эльвира исемле кызлар сабый чактан ук әкиятләр укырга ярата. Күңелләре җыр-моңга, тамашага тартыла. Мәктәпкә баргач, пианино, гармунда уйный башлыйлар. Бераздан икесе дә район балалар сәнгать мәктәбендә фортепиано классында шөгыль­ләнә. Укыганда һәм соңыннан да мәктәптә, мәдәният йортында гаиләгә багышланган чараларда чыгыш ясыйлар.

Халкыбызның озын көйләрен, хәзерге заман әсәрләрен, Чайковский, Мусоргский, Шопен, Бетховен музыкасын уйнап, тамашачыларны сокландыралар. Светлана пединститут­ның чит телләр факультетын тәмам­лап, Миякә урта мәк­тәбендә озак еллар инглиз теле укыта, бер үк вакытта директорның мәктәптән тыш тәрбия буенча урынбасары була. Күп чараларда балалар белән бергәләп музыкаль номерлар башкарды, җыр-моңга, нәфис сүз сөйләргә өйрәтте, яшь буынны патриотик тәрбия­ләүгә күп көч салды. Фидакарь хезмәте өчен аңа күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Ул бүген дә иң алдынгы укытучыларның берсе.Эльвира музыка училищесы һәм пединститут тәмам­лый. Әле Кыргыз-Миякәдә балалар бакчасында музыка җитәкчесе. Тырыш хезмәте өчен ата-аналар хөрмәт итә. Ул — балаларның якын кешесе. Концерт, спектакль, гаилә бәйрәмнәрендә актив катнаша.Уллары Артур үсмер чакта балалар сәнгать мәктәбендә баян буенча шөгыльләнә. Алма агачыннан ерак төшми шул — оста уйный. Урта мәктәптән соң Уфа нефть институтын тәмамлап, Себердә инженер булып эшли. Хезмәт­тәшләре ял иткәндә, буш вакытта Артурның гармун моңын бик яратып тыңлый, кушылып җырлый. Эш урынында ул татарча-башкортча концертлар да оештыра.Светлана, Эльвира, Артур тирән белем биргән өчен район балалар сәнгать мәктәбенә рәхмәтлеләр. Анда тырыш, игелекле, камил белемле укытучылар эшли. Бер генә мисал китерәм. Минзәлә Арсла­нованың укучылары дәрәҗәле бәйгеләрдә еш кына олы җиңүләр яулый. Мәсәлән, Айгөл Әхмәтшина Уфа, Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Италия, Франция, Мексикада беренче урынга чыкты. Укытучысы һәрчак аның белән бергә булып, рухи көч биреп тора. Айгөл — опера җырчысы, әле Лондонда Королева театрында күнекмәләр ала. Анда ике ел шөгыльләнәчәк.Риф белән Зәйтүнәнең гаилә корып бергә яши башлауларына, сәхнәләрдә даими чыгыш ясауларына шушы көннәрдә төгәл 50 ел тула. Күптән түгел генә алар республика фестивалендә янә призлы урыннар яулады. Риф баянда, кызлары пианинода уйнады, Зәйтүнә җырлады.Киләчәктә дә шулай дәвам итегез, хөрмәтле якташларым!

Ким Садыйков,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Башкортстан республикасы, Миякә районы.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*