Киров өлкәсендә 1928-1945 елда туганнарга «Сугыш чоры баласы» исемен бирүне Аджим төбәге өлкәннәре зур канәгатьләнү белән кабул иттеләр. Өлкәннәр бәйрәмен үткәргән көнне, Аджим мәдәният йортында, аларга шул исемдәге таныклык тапшырылды.
Менә шушы көннәрдә бу өлкәннәребезгә тагын бер шатлык өстәлде, аларга “Сугыш чоры баласы” дигән истәлек медале тапшырылды. Баштарак бу медальне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә тапшырырбыз дип уйлашсак та, өлкәннәребезнең аңарчы көтәселәре килмәде. Шуның өчен без, Аджим төбәге башлыгы Р.М.Хәйретдинова, ветераннар советы рәисе Э.И.Исламов, Аджим китап- ханәчесе В.Д.Напольских авылларга чыгып йөрергә булдык. Безнең максатыбыз медальләр тапшыру белән беррәттән, авыллардагы өлкәннәр белән очрашып, аларның тормыш-көнкүреш хәлләре белән танышу иде.

– Мин бу йөрүебездән бик канәгать калдым, – ди-де Р.М.Хәйретдинова. – Барлык өлкәннәребез дә таза тормышта яшиләр, өйләре чиста, пөхтә итеп җыештырылган, өйләре җылы. Мин алар өчен бик шатланам. Бер генә өлкәннәребез дә теге юк, бу җитми дип зарланмадылар. Хәзер һәр авыл буенча юллар да әйбәт, авылларыбызны, урамнарны да тәртиптә тотарга тырышабыз. Өлкәннәрдән бу көннәрдә ишеткән җылы сүзләр алдагы көннәрдә эшләргә дәрт өстәделәр, – диде ул шатланып.
Хезмәтенә карата хөрмәте диләр. Халык мәнфәгатен кайгыртып эшләгән җитәкчене яраталар, хөрмәт итәләр. Алдагы көннәрдә дә шулай булсын дигән теләктә калабыз. Бу медаль ияләренең күбесе хезмәт ветераннары, хөрмәткә лаеклылар. Алар турында газетабыз битләрендә таныштырып бару мөмкинлеге булыр дип ышанып калам. Шулай ук, медальләргә таныклыкларны тутырып, бу игелек-ле эшләрне оештырганы өчен Малмыж районы ветераннар советы рәисе Роза Нургалиевна Мухаметшинага олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Эдуард ИСЛАМОВ.
“Дуслык” газетасы